Марат Җәббаров: Яшьләрне авылга кайтару өчен яхшы хезмәт хакы кирәк

«Яхшы хезмәт хакы кирәк. Мәктәп, балалар бакчасы, торак белән генә яшьләрне авылга кайтарып булмый», — диде ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында.

Ул студентларны предприятиеләргә беркетү мәсьәләсенә тукталды. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларында белем алган студентларга түләүләр арттырырга мөмкинлеген әйтте.

«Авыл хуҗалыгы министрлыгы студентларны кайтаруга тәэсир итәрлек чараларны карый. Министрлыктан студентларга айлык түләүләр, бер тапкыр түләнә торган акчалар бар. Документларны килештерәбез, хәзер бу суммаларны арттырмакчы булабыз. Бу акча уңай тәэсир итәргә мөмкин, торак алырга беренчел взнос та кулланырга мөмкин хәтта», — дип белдерде Марат Җәббаров.


Фикер өстәү