Камал театрының яңа бинасы: күгәрчен оясымы, оча торган уклармы?

Камал театры күченәчәк, дигән хәбәр җәмәгатьчелекне бер селкетсә, җиңүче проект буенча да сораулар һәм тәкъдимнәрнең тынганы юк әле. «Мәскәүнең Wowhaus бюросы әзерләгән проектта миллилек бармы?», «Нишләп парковка турында сүз юк, әллә ул каралмаганмы?» – дигән сорауларга залның 600 урынлы гына булуына ризасызлык та өстәлде. Хуҗалыкны кайгыртучан халык буларак, бу бинаның чыгымлы булуын фаразлаучылар да булды. Бу сорауларга карата белгечләр фикерен белештек, Камал театры җитәкчелегеннән ачылык кертүен сорадык.

Финалда җиңгән Wowhaus бюросы Япониянең Kengo Kuma & Associate, Германиядән Werner Sobek AG компанияләре һәм Казаннан Герман Бакулинның шәхси иҗаты остаханәсе берләшмәсе ул. Алар проект яклаганда татар халкының гореф-гадәтен бик җентекләп өйрәнүләре, безнең архитектурада ук элементының булуы турында сөйләгәннәр иде.

Безнең архитектура дигәндә, нәрсә күз алдында тотыла? Гомумән, милли архитектура бармы бездә? Фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова «юк» дигән фикердә:

– Проект турында без әлегә фотосурәтләрдән чыгып кына фаразлый алабыз. Аңлавымча, анда кызыл төс өстенлек итә. Зал бизәлешендәге татар сөлгесе дә шуңа ишарә. Бу – Казан арты сөлгесе һәм аның асылында фин-угор традицияләре ята. Милли cәнгатьтә ак һәм кызыл төсләргә урын бирелсә дә, алар төп урынны биләми. Ул – агрессив төс. Милли бизәкләр нигезендә исә үсемлек орнаменты ята. Әлбәттә, яңа формаларны эзләргә кирәк, әмма 100 елдан артык тарихы булган театрда калыплашкан образлар да булырга тиеш дип саныйм. Нинди генә кәттә архитектор да, янында татар символлары белән эшләүче булмаган очракта, миллилекне саклый алмый. Чөнки ул образларны белми. Хәзерге бинаны алыйк. Тышкы яктан караганда, анда миллилек бөтенләй юк, ул Кабан күле буенда туктаган корабны хәтерләтә. Ә инде бизәлешләрне алсак, анда театраль битлекләрне татар милли орнаменты стилендә эшләгәннәр. Бу бинаны да ошатучылар бик аз, тик ул һич югы безнең климат шартларына җайлаштырып эшләнгән. Мәсәлән, анда түбә чистарту кайгысы юк. Яңа бина түбәсен күз алдына китерик. Кемдер аны күгәрчен оясына, ә мин яткырылган шпильләргә охшаттым. Җиңелгән гаскәрнең яткырылган байрагы. Уклар икән, ул күккә ашар иде. Кызганыч, Казанда татар архитектурасы дип күрсәтерлек үрнәк тә юк. Сәйдәш исемен йөрткән зур концерт залын гына алыйк. Ул шулкадәр җансыз, котсыз. Яшел һәм коңгырт плитәләрдән төзелгән орнаментларның, кызганыч, нәфислеге юк. Цирк бинасы совет вакытына ярашлы булгандыр, ремонт вакытында аңа аз гына булса да кот кертеп була иде бит. «Пирамида»ның безнең архитектурага ни катнашы бар? Җир асты патшалыгы җанварлары образлары чорнап алган «Чаша» безгә төсме? Әгәр инде милли архитектура булдыру максаты куела икән, кичекмәстән милли белгечләр әзерләргә кирәк. Азәрбайҗанда концерт залы бар, ул хатын-кыз яулыгы (башлыгы) формасында эшләнгән. Ник дигәндә, төркиләрдә хатын-кыз роле бик зур. Ир-ат арасындагы конфликтны чишәр өчен ана уртага чыгып яулыгын ата торган булган. Бу – низагны туктаткан. Концерт залы менә шушы символны хәтерләтә.

Проект сайлауда катнашкан зыялылар нинди фикердә? Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевтән әнә шуны белештек:

– Әйтергә кирәк, Татарстанда моңа кадәр халыкара дәрәҗәдә иң зур белгечләр катнашында андый объект төзелгәне юк иде. Дөньяның атаклы архитекторлары Казанда объект төзүдә катнашалар икән, бу бик яхшы. Мин моны ни өчен әйтәм, чөнки Казахстанга баргач, Астана шәһәренең кыяфәтенә, андагы биналарга, архитектура үзенчәлегенә шаккаткан идем. Алар заманча, шул ук вакытта миллилек тә көчле. Ничек болай төзи алдыгыз, дип сорагач, бу биналарның проектларын безнең архитекторлар белән бергәләп, япон белгечләре эшләде, дип җавап бирделәр. Японнар заманча образын ясап бирсә, үзләренекеләр миллилек өстәгәннәр. Бездә дә шулай булыр дип уйлаган идем. Ни кызганыч, конкурста японнар да катнашты, алманнар да, башкалар да, әмма чын милли архитекторлар ни сәбәпледер катнашмады. Җиңеп чыккан проект командасындагы Татарстан вәкилен милли архитектор дип әйтергә телем әйләнми. Мин архитектор түгел, әмма ике таләбемне баштан ук әйттем: беренчедән, бинаның театр икәне әллә кайдан кычкырып торсын, икенчедән, аның милли төсмерләре булсын. Утырышта минем чыгышка каршы килүчеләр булды, аларга берничә ел элек Япониянең Токио шәһәрендә күргәнемне сөйләдем. Бер бина каршында тукталгач, экскурсовод бездән, бу нинди корылма дип уйлыйсыз, дип сорады. Театр, музей дигән җаваплар булды. Баксаң, чүп яндыра торган завод икән. Хәзер яңа бинаны күз алдына китерик. Япониядән туристлар килде һәм без алардан, бу нинди бина, дип сорадык, ди. Алар театр дип җавап бирә алмас. Чүп яндыру заводы дип тә әйтергә мөмкиннәр әле. Ул Япониядәге әнә шул заводтан әллә ни аерылып тормый. Дөресен әйткәндә, ярымфиналга чыккан 8 проектның берсе дә минем таләпләргә җавап бирми иде. Аларның берсе дә сәнгать сарае дип кычкырып тормый, икенчедән, берсендә дә миллилек юк. Иң соңыннан җиңеп чыкканы бу җәһәттән азмы-күпме канәгатьләндерә әле. Эчендә азрак миллилек бар, тышында исә мин алга омтылыш күрәм. Бүген халыкның кәефе әллә ни яхшы түгел, бу җәһәттән ул алга омтылыш, динамика бирә. Шунысы да бар: без архитекторларга, бу проектлар әле камилләштерелергә тиеш, дигән таләп куйдык. Мондагы белгечләр, милли архитекторлар белән киңәшләшеп, театр әһелләренең фикерләре исәпкә алыныр дип уйлыйм. Әле бу – проектның нигезе генә.

Камал театры директоры Илфир Якупов залның ни өчен 600 урынлы булуы, парковка мәсьәләсе һәм укучылардан килгән башка сорауларга ачыклык кертте.

Ни өчен зур зал нибары 600 урынлы? Зур залның 600 урынлы булуы, күрәсең, күп кешене аптырашта калдыргандыр. Театрның мондый адымга баруын тәфсилләбрәк аңлатып китик әле.

Бүген Камал театрының зур залы – 843, кече залы 162 урынлы. Яңа бинада зур зал 600 урынлы, моннан тыш 200 урынлы black box, 150–200 урынлы түгәрәк зал һәм 150 урынлы камера залы булачак. Барысын бергә исәпләгәндә, театр 1000нән артык тамашачыны кабул итә ала. Артистлар төрле залларга бүленеп уйнаячак. Эш тәртибе хәзер дә шулай. Мәсәлән, Чаллыда гастрольдә өч бинада параллель рәвештә спектакльләр күрсәттек.

Икенчедән, без бу карарга бик күп театрларның эшчәнлеген өйрәнгәннән соң килдек. Драма театрларында электроакустикадан тыш, тере тавыш белән эшләү гадәткә кергән. Һәм ул дөрес, шулай булырга тиеш. Тере тавыш булганда, бөтен тамашачы да артистны яхшы ишетмәскә мөмкин. Хәзерге залда арттагы рәтләрдә утыручылар, кызганыч, сәхнәдәге тамашаны ишетеп бетерми. Артистлар шуңа тавышын күтәреп уйнарга мәҗбүр. Алдагы рәттәге тамашачы исә еш кына, Камал артистлары бик кычкырып уйный, дип кисәтү ясый. Артист тикмәгә генә көчәнеп уйнамый инде ул. Аңа сүзенең балконның 8 нче рәтендә утырган тамашачыга да барып җитүе мөһим. Ә инде 600 урынлы залда эшләгәндә, артистның энергиясен тавышка түгел, роленә салу мөмкинлеге арта. Урын санын шуннан чыгып сайладык.

Проектта парковка каралганмы? Әлбәттә, каралган. Аның җир асты өлеше дә булачак, бина янында «кесә»ләр дә каралачак. Әлеге план буенча хезмәткәрләр өчен аерым, тамашачы өчен аерым машина кую урыннары булачак. Әлегә күпме машина сыйдырышлы булачагын әйтеп булмый.

Бизәлеш мәсьәләсе. Минемчә җиңгән проект башкаларына караганда күпкә ятышлырак. Күпләр сәхнә кырые бизәлешендәге кызыл сөлгеләрне ошатмаган. Аларга җентекләп карарга киңәш итмәс идем. Ул спектакльгә карап үзгәрәчәк. Диварларда махсус җайланмалар урнаштырылган һәм декорация буларак хезмәт итәчәк.

Бинаны карап тоту чыгымлымы? Проект төзелгәндә һәм төзелеш вакытында иң оптималь вариант сайлап алыначак. Бинаны карап тоту җайлы булсын өчен барысы да эшләнер дип уйлыйм. Хәзерге вакытта Казанда түбәсе җылытыла торган, берничә бина бар. Бәлки ул үрнәк кулланылыр. Эксплуатация кыйммәткә чыкмасын өчен иң кулай вариант сайлап алыныр дип уйлыйм.

Яңа театр сәнәгать зонасында урын алачак. Билгеле, бу – тарихи яктан татар элитасы кайнаган урын түгел. Камаллылар еш кына, театр кайда – тамашачы шунда, дип әйтергә ярата. Яңа бина үзәкне тагын да киңәйтә икән, афәрин генә. Тарихи үзәктән куылу дип кенә кабул ителмәсен. Һәм соңгысы. Зурдан кубып башланган эш тукталып калмасын, барлык фикерләрне исәпкә алып, камилләшеп, сафка бассын гына иде инде.

Белешмә:

Wowhaus бюросына 2007 елда архитекторлар Дмитрий Ликин һәм Олег Шапиро нигез салган. Соңгы елларда әлеге оешма шәһәр төзелеше концепцияләрен эшләгәндә актив катнаша. Узган елгы проектларын гына алсак та, алар арасында Сахалиндагы экополис, Мәскәүдәге «Летово» балалар үзәге, Санкт-Петербургтагы Европа университетының яңа корпусы, Магнитогорскидагы «Притяжение» паркы бар.

Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү