Укучыбыз: Су автоматы акчаны кире бирмәде, нишләргә?

Унар литрлы савытларга суны махсус автоматлардан алабыз. Ничәнче көн чыгам, кәгазь акча белән түлим, ә автомат «сдача» кайтармый. Әллә ничә сум җыелды инде. «Сдача» бирелми дигән кисәтү дә язылмаган иде. Акчаны кире бирмәсә, нишләргә?

Раилә. Казан

 Редакциядән: су бирә торган автоматларда һәрвакыт техник һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры күрсәтелә. Шалтыратып, хәлне аңлатып карарга мөмкин. Шулай ук Роспотребнадзор идарәсенә хәбәр итәргә була. Бәлки, сезнең йортта шундый ук хәлдә калучылар бер сез генә түгелдер?


Фикер өстәү