Дума яңа кредит каникулы турында закон кабул иткән

Дәүләт Думасы кешеләрнең һәм кече, урта эшмәкәрлек субъектларының, шул исәптән ипотека буенча, яңа кредит каникулына хокукы турында законны икенче, өченче укылышларда кабул иткән. Бу хакта “РИА-Новости” яза.

Россия Хөкүмәте керткән документта агымдагы елның 1 мартына кадәр кредит килешүен төзүчеләргә шундый хокук бирелә. Алар 1 марттан 30 сентябрьгә кадәр кредиторга кредит каникулы бирү турында таләп белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ә Министрлар Кабинеты әлеге ташламалы чорны озайта алачак. Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт буенча комитеты рәисе Максим Топилин сүзләренә караганда, “ковид” чорында инде мондый хокуктан файдаланган кешеләр һәм эшмәкәрләр да янә каникул сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Россиядә кредит каникулы ким дигәндә ярты елга бирелә. Ул кредит буенча түләүләрне кичектерүне яки айлык түләүләр күләмен киметүне күздә тота. Яңа каникул бирү шартлары элеккечә: керемнәрнең 30 проценттан күбрәккә кимүе, кредит күләменең Министрлар Кабинеты билгеләгән чиктән артып китмәве, хәзерге вакытта кредит алучының мондый ташламадан файдаланмавы.


Фикер өстәү