Ел саен 27 март – Театр көнендә әлеге өлкәдә хезмәт куючылар “Тантана”га җыела. Гадәттә, чара Казанда, Камал театрында була иде. Быел исә премиянең уздырылу урыны үзгәргән. Бу хакта “Татар-Информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Быел “Тантана” театр премиясен тапшыру тантанасы Казанда түгел, Чаллыда узачак. Бу хакта Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин хәбәр итте.
– Төп яңалык – әлеге премиядә җиңү яулаучыларның исемнәре Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы драма театрында игълан ителәчәк. Миңа калса, бу – бик дөрес карар, чөнки “Тантана” кебек мәртәбәле чараларны республика үзәгендә генә түгел, башка шәһәрләрендә дә уздырырга кирәк, – диде ул. – Бездә башка театр премияләре дә бар, ләкин аларның һәркайсы да “Тантана” кебек ел саен уздырылмый. Ел да гаризаларның күп булуы һәм премиянең даими узуы аның әһәмияте турында сөйли.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat