Владимир Путин: Донбассны яклау операциясендә бер генә призывник та катнашмый

Хәрби хезмәткә чакырылучы бер генә призывник та Россия Кораллы Көчләренең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашмый.

Россия Президенты Владимир Путин илдәге аваикомпанияләрнең очучылар составындагы хатын-кызлар белән очрашуда шул хакта әйтте. Бу турыда РИА Новости яза.

Җыеннарга чакырылган резервистлар да махсус операциягә җәлеп ителмәячәк дип яза РИА Новости Дәүләт башлыгына сылтама белән.

Шушы ук очрашуда ул Россиядә гадәттән тыш хәл режимы һәм хәрби режим кертү планлаштырылмый, дип әйткән иде.

24 февральдә Россия Донбассны яклау буенча махсус операция башлады. Ил гражданнарына мөрәҗәгатендә Владимир Путин моны Украинаны демилитаризацияләү дип аңлатты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү