TikTok социаль челтәре Россия территориясендә яңа контент таратуны һәм туры эфирларны вакытлыча туктата.
Ачыкланганча, социаль челтәр бу чарага Россия законнары катгыйлану сәбәпле барган. Бу турыда социаль челтәр сайтындагы хәбәргә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Россиянең фейк хәбәрләре турындагы яңа закон чыкканнан соң, туры трансляцияләрне туктату һәм безнең видеосервиста яңа контент куюны туктатудан тыш, безнең башка сайлау мөмкинлеге юк», диелгән хәбәрдә.
Әмма кушымтада элеккечә хәбәрләр алмашырга мөмкин, диделәр сервиста.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat