Хәзрәт: “Ир-атлар аз булу сәбәпле, күпме хатын-кыз ялгыз кала”

Аллаһы Тәгалә ир-атларга күпхатынлылык (4 хатынга кадәр) рөхсәт иткән. Моның хикмәте нидә? Бу сорауны “Тәүбә” мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллинга бирдек.

– Хәзерге заманда хатын-кызлар саны, ир-атларга караганда, күбрәк. Моның сәбәбе нидә? Ир-атлар үлемгә күбрәк дучар ителгән затлар. Әйтик, сугыш булсын, юл фаҗигаләре, эчкечелек, дисеңме, статистикасы билгеле. Элегрәк тә шулай иде.

Аллаһы Тәгалә ир-атларга күпхатынлылык (4 хатынга кадәр) рөхсәт иткән. Хатын-кызларга да берничә ир ярамыймы?

Ислам диненә кадәр булган диннәрдә ничә хатын алсаң да яраган, чикләнмәгән. Моның хикмәте нәрсәдә?
Алдарак әйттек инде: ир-ат саны белән хатын-кыз саны бер үк түгел. Гаилә корып яшәр өчен, бер хатын алалар. Барысы да бер хатын алып бетерде, ди. Ир-атлар аз булу сәбәпле, күпме хатын-кыз ялгыз кала. Аларга нишләргә? Өч юл бар. Йә хатыны булган иргә икенче тормыш иптәше булып барасың, йә гомер буе ялгыз яшисең. Йә җилбәзәк хатын-кызлар сукмагыннан китәсең. Өченче юлдан Аллаһы Тәгалә сакласын!
Хатын-кызга нишләргә? Ялгыз яши икән, аның тормышы мәгънәсез була. Юньсез юлны сайласа, хөрмәте төшә, җәмгыятьтә иң түбән кеше дәрәҗәсендә булачак. Хатыны булган иргә барса, шушы хатынның дәрәҗәсе күтәрелә. Нигә? Чөнки “ир хатыны” дигән абруе, исеме була. Бу җәһәттән хатын-кызга бала табу, гаилә бәхетен тату мөмкинлеге бирелә, Ислам дине аның дәрәҗәсен дә саклый.


2 фикер

  1. 4 хатын алырга рохсэт ителэ дэ бит,ярый ул ир хатыннарын бар яклап та тээмин итэ алса.Хэзерге вакытта эшсез йоруче,хатын жилкэсендэ ятучы ирлэр бик куп шул.

  2. Ойлэнгэн ир хэр хатынны бар яклап та узен дэ балаларын да обеспечить итэргэ тиеш, эгэр алай булмаса бу ир бик зур гонахлы була. Мина калса бугенге кондэ андый ирлэр Рэсэйдэ 10 % та юк.

Фикер өстәү