Путин яңа кредит каникуллары турындагы законны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин гражданнар һәм бизнеска ярдәм күрсәтүдә кризиска каршы чаралар турындагы законны имзалады, биредә яңа кредит каникуллары да искәртелә. Әлеге документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күрде.

Әлеге законда, аерым алганда, кредит каникулларына хокукны ипотекага торак сатып алган гражданнарга, кредит килешүе 2022 елның 1 мартына кадәр төзелгән очракта, кече һәм урта бизнес вәкилләренә бирү карала.

1 марттан 30 сентябрьгә кадәр кредит каникулларыннан файдаланырга теләүчеләр бурычка бирүчеләргә тиешле таләп белән мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта, Хөкүмәт ташламалы чорны озайтырга хокуклы.

Кредит каникуллары ярты елга биреләчәк һәм кредит яки займ буенча түләүләрне кичектерүне яисә аларның күләмен киметүне күздә тотачак.

Каникуллар керем 30 проценттан да күбрәккә кимегән очракта бирелә. Моннан тыш, кредит Хөкүмәт билгеләгән дәрәҗәдән артып китмәскә, ә бурычка алучы мондый каникулга китмәгән булырга тиеш.

Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә инде бер тапкыр каникул алучылар да кредит каникуллары бирүне сорап мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, законда 2022 елда – кече һәм урта предприятиеләрне, ә 2022-2024 елларда IT-компанияләрне планлы тикшерүгә мораторий кертү, шулай ук лицензияне озайтмыйча эшчәнлек алып бару, дәүләт сатып алуларын гадиләштерү мөмкинлеген һәм Хөкүмәткә пенсияне оператив рәвештә арттыру хокукын бирү каралган.


Фикер өстәү