Американың алкогольсез эчемлекләр ясый торган The Coca-Cola Company компаниясе Россиядә эшчәнлеген туктатып тора. Бу турыда корпорациянең сайтында хәбәр ителә.
«The Coca-Cola Company Россиядә эшчәнлеген туктатып тора», диелә хәбәрдә. Моның сәбәбе Украинадагы вазгыять белән бәйле. Coca-Cola, Fanta, Sprite, «Добрый», «Моя семья» һәм Bonaqua брендлары да шушы компаниянеке иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat