Кичә Беренче каналдагы » Голос. Дети» (6+) проектында Казаннан 10 яшьлек Ралина Ибраева Леонид Агутинның «Самая лучшая» җырын башкарган.
Жюри әгъзаларынннан бердәнбер кеше – Егор Крид аңа «борылган» һәм аны үз командласына чакырган. Җырчы әйтүенчә, Ралинаның җырлавы аны елмаерга һәм борылып карарга мәҗбүр иткән.
Ралина дүрт яшьтән җырлый. Ә хәзер 4нче сыйныфта укый һәм хәзерге вакытта популяр музыкант һәм продюсер Игорь Крутой академиясе студенты да. Әлегә ул тугызынчы сезонда Татарстаннан бердәнбер катнашучы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat