Халыкара көрәш федерациясе этноспорт өлкәсендә дөньяда иң яхшы оешма дип танылды

Халыкара көрәш федерациясе этноспорт өлкәсендә дөньяда иң яхшы оешма дип танылды. Бүләкләү тантанасы 6 мартта Бакуда Бөтендөнья этноспорт форумы кысаларында узды, анда төрле илләрдән, шул исәптән министрлар, хөкүмәт вәкилләре, академиклар, ассоциацияләр, федерацияләр һәм халыкара оешмалар вәкилләре катнашты.

Халыкара этноспорт форумы 2018 елдан башлап ел саен Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе канаты астында үткәрелә. Конфедерация халыкара дәрәҗәдә милли һәм этник спорт төрләрен актив үстерә һәм хуплый, аларны яңадан торгызу, киңәйтү һәм тану белән шөгыльләнә, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Халыкара көрәш федерациясе 2018 елда нигез салынганнан бирле этноспорт Конфедерациясенең халыкара форумнарында катнаша. Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе вәкиле Ләвәнт Акыҗы мактаулы кунак буларак Татарстан Республикасында көрәш буенча дөнья чемпионатында булды.

2020 елдан башлап көрәш федерациясе Бөтендөнья Этноспорт Конфедерациясе составына керә. Эчке структурада көрәш Федерациясе Үзәк-Азия комитетының бер өлеше булып тора, анда алдагы ике елда регламент буенча көрәш федерациясе вәкиле рәис вазыйфасын башкарачак.


Фикер өстәү