Балалар арасында Коръән уку бәйгесе үткәрелә

 30нчы мартта Чаллыда мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Республикакүләм ачык Коръән уку бәйгесе үткәреләчәк.

Аны Нәзарәт, Чаллы мөхтәсибәте, ҖЧҖ “Ислам нуры” Дини-эшмәкәрлек үзәге һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе оештыра. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза.

Коръән укучылар ярышында 15 яше тулмаган, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укый белүче малайлар һәм кызлар катнаша ала. Бәйгедә катнашучылар 4 яшь төркеме буенча көч сынашачак: 7 яшькә кадәр, 10 яшькә кадәр, 13 яшькә кадәр, 15 яшькә кадәр. Һәр яшь төркемендә өчәр призлы урын билгеләнәчәк, җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк, беренче урын яулаган катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Мәдрәсә остазлары, танылган мөгаллимнәрдән торган жюри малайлар һәм кызларның чыгышларына аерым бәя бирәчәк. Бәйгене үткәрү урыны итеп Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе сайлап алынган – укучылар Татарстанда эшләүче мөселман белем бирү учреждениесе эшчәнлеге белән танышып китәчәк.

Эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, Коръән укучылар бәйгесен 2020-2021 елларда үткәрү мөмкин булмады. Узган 24нче бәйге Башкортстан, Мари-Эл, Удмуртия республикалары, Киров өлкәсе вәкилләренең, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Әгерҗе, Чистай, Алабуга, Зәй, Тукай, Сарман, Мөслим балаларының катнашуы, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да күпләп килүләре белән үзенчәлекле булган иде. Быелгы юбилей чараларына да күпләгән яшь Коръән укучыларны көтеп калалар. Әлеге чарага теркәлү анкетасын islamtatar.ru сайтында бирелгән яңалыктагы сылтамага басып карарга мөмкин.

Моннан тыш, 19 мартта олылар арасында Азнакай шәһәрендә Республикакүләм Коръән бәйгесе үткәрү ниятләнә. Әлеге бәйгедә ир-атлар өч номинация: 1) Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү; 2) Коръәннең соңгы җиде җүзен яттан белү; 3) Коръәнне тулысынча яттан белү буенча көч сынаша алачак. Катнашу өчен гаризалар 12нче мартка кадәр aznislam@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Гаризада паспорт мәгълүматлары, телефон номеры, уку яки эш урыны күрсәтелергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: 89172589427.


Фикер өстәү