Марат Җәббаров: «Үзебездә ясалганны карыйк»

Санкцияләр шаукымы авыл хуҗалыгына да килеп җитте 

Кызганыч, Көнбатыш илләр керткән санкцияләрнең авыл хуҗалыгына да йогынтысы зур булачак. Инде базарда техникага һәм запас частьларга кытлык барлыкка килгән. Җитмәсә, алда зур бурычлар һәм максатлар тора. Тиздән аграрийлар кыр эшләренә керешергә тиеш. Ә аны берничек тә чигереп булмый. Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXII съездында авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров фермерларга әнә шундый борчулы хәбәрләр җиткерде.

Министр әйтүенчә, министрлык үзебездә ясала торган запас частьлар, машиналар һәм җиһазлар турында мәгълүмат җиткереп тора. Шулай ук кайтарылырга тиешле товарлар да җитди күзәтү астында булачак.

– Республика чәчүлек орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән, – диде Марат Җәббаров. – Шул ук вакытта шикәр чөгендере, көнбагыш һәм кукуруз орлыклары контракт буенча чит илдән кертелә. Алар белән 85–90 процентка тәэмин ителде. Орлыкларның бер өлеше чит илдә, аларны кайтару белән тоткарлыклар булырга мөмкин. Шикәр чөгендеренең чит ил һәм гибрид сортларын алып кайту белән проблемалар булуы бар. Икенче проблема да килеп чыгарга мөмкин – долларның тотрыксыз булуы аркасында, бәяләр арта. Орлык белән тәэмин итүчеләрнең алдан ук аларның тулы бәяләрен сораулары бар. Шуңа күрә кабаттан алар белән элемтәгә кереп, сөйләшеп бетерегез.

Министр шулай ук инкубация йомыркалары һәм тәүлеклек кошлар белән тәэмин ителешкә, савым залларындагы чит илләрдән кайтарылган запас частьларга да зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте.

– Күпчелек ветеринария препаратлары чит илдән кайтарылган, үзебездә җитештерелгән аналогларын кулланырга кирәк, – дигән бурыч куйды Марат Җәббаров.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов чарадан соң «ВТ» хәбәрчесенә белдерүенчә, эшләр бүгенге вазгыятькә карап оештырылачак.

– Беренчедән, мөмкинлек булганча, җиһазларны, запас частьларны үз илебездә ясалганнар белән алыштырырга кирәк булачак. Бездә барлык мөмкинлекләр дә бар.  Икенчедән, шикәр чөгендере, кукуруз уңышы, бәлки, азрак булса да, барыбер Татарстанда җир чәчелми калыр дигән курку юк. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү – министрлыкның төп бурычы. 2022 ел уңышына зур өметләр баглыйбыз. Әзерлек җитди бара, – диде Ришат Хәбипов.

Съездда төп доклад белән чыгыш ясаган  фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров әйтүенчә, узган ел фермер хуҗалыкларының тулай төбәк продукты – 23,6 млрд сум, шәхси крестьян хуҗалыкларыныкы –  98,2 млрд сум, кооперативларныкы 8 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Бу – республика җитештергән гомум продукциянең 51,3 проценты  дигән сүз.

Шул ук вакытта фермерлар көн саен очрашып тора торган авырлыклар да җитәрлек. Алар арасында җир алу һәм рәсмиләштерү белән бәйле проблемалар, кредит алудагы, авылларда җитештергән продукцияне сату кебек авырлыклар беренче урында тора.

– Кайбер районнарда фермер хуҗалыкларын махсус рәвештә үстермиләр. Бүлеп бирелгән җирләрне бирмиләр, алда арендага бирелгәнне төрле сәбәпләр табып тартып ала башлыйлар. Монда хәтта хуҗалыклар керткән чыгымнарны да искә алмыйлар, – диде Камияр Байтемиров.

Шулай ук ул минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, үсемлекләрне корткычлардан саклау, металл, төзелү материалларына бәя артуны да әйтте.

– Моннан тыш, фермер хуҗалыкларын ничек кенә тикшермиләр, фермерның һәр хәрәкәтен әйтеп торучы цифрлы системалар (ФГИС «ЗЕРНО», «ЦЕРБЕР», «МЕРКУРИЙ», продукцияне маркировкалау) кертәләр. Дәүләт исеменнән таләп ителгән кагыйдәләр кайбер хуҗалыкларның мөмкинлекләре белән бөтенләй туры килми, – диде баш фермер.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү