Ком белән кирпеч кенә түгел. Татарстанда ниятләнгәнне төзеп чыгарга җыеналар

Быел Татарстанда 2 млн 755 мең квадрат метр торак төзергә җыеналар. Әлеге мәгълүматны Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.

Министр әйтүенчә, соңгы өч елда республикада 2 млн 600 мең квадрат метр торак төзелгән. Былтыр бездә 3 млн квадрат метр торак төзелгән. Идел буе федераль округында – беренче, Россия буенча алтынчы күрсәткеч бу. Быелгы планга коммерцияле 148 күпкатлы йорт, дәүләт торак фонды программалары буенча 56 йорт һәм 12454 шәхси йорт кергән. Дәүләт ярдәме белән 677 гаиләне фатирлы итәргә ниятлиләр. Быел 600 ятим, 22 күпбалалы гаилә, 50 яшь гаилә тораклы булачак.

Төзү генә түгел, булганны төзекләндерү өчен дә күп көч сарыф итмәкчеләр. Быел Татарстанда социаль-мәдәни тармак объектларын төзү һәм капиталь төзекләндерү, коммуналь инфраструктураны яңарту, торак төзелеше кысасында 44 республика программасы һәм илкүләм проектлар тормышка ашырылачак. Моның өчен 47 млрд сум чамасы акча тотарга ниятлиләр.

2022 елда республикада 760 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре башкарылачак. Бу максатларда 6 млрд 430 миллион сум акча тотылачак. Әлеге программа 2008 елдан бирле гамәлдә. Шушы вакыт эчендә 11,5 мең йортны яңартканнар.

Гомумән алганда, республикада тормышка ашырылучы төзелеш, төзекләндерү, капиталь ремонт программалары 3,5 меңнән артык объектка кагылачак.  Әйтик, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 6 программа билгеләнгән. Болар – чиста су белән тәэмин итү, урамдагы яктырткычларны яңарту, шәхси җылыту системасына күчү, бюджет оешмасындагы җылыту казаннарын алыштыру, су чистарткыч корылмалар төзү, бакчачылык ширкәтләрен су һәм калдыклар ташлау мәйданнары белән тәэмин итү.

Авыл халкы өчен күңелле хәбәр дә бар – быел Татарстан Президенты ярдәмендә халыкны чиста су белән тәэмин итү өчен бирелгән 650 миллион сум акчаны ике тапкыр арттырганнар. Республиканың барлык район-авылларында су проблемасы хәл ителергә тора.

Министр сүзләренә караганда, быел төзүчеләргә ял итәргә дә вакыт булмаячак. Ул яңа мәктәпләрне төзекләндерү, белем бирү йортларындагы ашханәләрне яңарту, балалар бакчаларын төзекләндерү, ФАПлар төзү, салыначак яшьләр үзәкләре, мәдәният йортлары хакында да сөйләде. Быел Яшел Үзән, Биектау, Саба, Чаллы, Әлмәттә – берәр мәктәп, Түбән Камада ике белем йорты ачылачак. Казанда быел яңа мәктәп ачылмаячак, 2023–2024 елларда башкалада өч мәктәп төзеләчәк.

Ниятләр изге. Журналистлар исә министрдан бүгенге вазгыятьнең төзелеш тармагына ничек йогынты ясаячагы турында сорашты.  Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, күпфатирлы йортлар төзелешендә кулланылган материалларның һәм җиһазларның 92 проценты үзебездә җитештерелә.  Шул ук вакытта кайбер җиһазлар һәм аларга кирәк-яракларны табу кыенлаша башлаган инде. Өстәвенә бәя дә артып тора. Шулай да министр 2022 елга планлаштырылган төзелеш эшләрен башкарып чыгасыларын әйтте. Авырлык 2023 елда сизелергә мөмкин, ди ул.

–  Без хәзерге вакытта импортны алыштыру юлларын эзлибез. Кытай белән сөйләшүләр бара. Бездә ут чыбыклары, чистарту корылмасы җиһазлары, җылылык насослары белән проблемалар булырга мөмкин, – ди ул.

Бәя арттырудан үзебезнең җитештерүчеләр дә читтә калмый икән. Моңа министр да аптыраган. Хәтта 100 процент бәясен түләп куйган чималларны да складта тотып, бирмичә торучы оешмалар бар, ди Марат Айзатуллин.

– Бездән тагын 30 процент күләмендә өстәмә акча сорыйлар. Бу – дөрес түгел. Мөмкинлектән файдаланып акча эшләп калмакчы булалар. Үзебездәге ком бәясен дә ике мәртәбә арттырып куйганнар. Әлегә бу намуссыз оешмаларда тикшерү эшләре бара, – ди ул.

Министрдан, төзелештә эшләргә кеше булырмы, дип тә сораштык. Ул исә, андый проблема юк, ди.

– Әлегә эшчеләр җитә, – ди министр. – Әмма мигрантларның акчаларын гаиләләренә җибәрә алмау проблемасы бар. Әгәр ул хәл ителмәсә, эшчеләр кимергә дә мөмкин.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү