Рөстәм Миңнеханов «Агрупп» директорлар советы рәисе Сергей Абрамов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «АГрупп» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Сергей Абрамов белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Агрупп» ҖЧҖ портфель компанияләре – Россиядә «Номикс» һәм «Пензаның төгәл приборлар заводы» ЯАҖнең VR/AR-кушымталарын әйдәп баручы эшкәртүчесе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

Яклар цифрлаштыру, сәнәгатьне үстерү һәм импортны алыштыру өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен барладылар.

Аерым алганда, «Номикс» ҖЧҖ, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык өлкәсендә илебезнең IT-базары лидеры, Татарстан Республикасының, VR/AR технологияләрен кулланып, цифрлы игезен эшләүне дә кертеп, технологик хәл ителешләрне булдыру, шулай ук шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең болытлы мәгълүмати системасын булдыру буенча тәкъдимнәр яңгырады.

Шулай ук «Пенза төгәл приборлар заводы» ЯАҖнең сәнәгатьтә импортны алыштыру мәсьәләләре буенча тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Предприятие фәнни-тикшеренү эшләре һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләре стадиясеннән алып серияле чыгаруга кадәр заказчыларның индивидуаль таләпләренә җавап бирә торган эшләнмәләр булдыру эшләренең тулы циклын башкара.

«АГрупп» ҖЧҖ – компанияләр төркеме, ул кыйммәтле кәгазьләргә һәм компанияләр капиталларына инвестицияләр кертә, шулай ук холдинглар һәм аерым проектларга идарә итә.

«АГрупп» бизнесның индустриаль юнәлешен «Пензаның төгәл приборлар заводы» ЯАҖ тәкъдим итә, аның активлары составына җитештерү егәрлекләре дә, күчемсез милек объектлары комплексы да керә. IT-юнәлешне «Номикс» ҖЧҖ – Россиядә VR/AR-кушымталар эшләүче әйдәп баручы белгеч.


Фикер өстәү