«Айкала суларыгыз…» (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Чын җырчылар гына нинди җырга тотынса, шуны җиренә җиткереп башкара. Бу андый түгел иде. Ул бары тик бер җыр гына белә, аны да чын җырчылар кебек манчый алмый, шулай да «Минский» матаенда җил ертып барганда үз тавышы үзенә искиткеч дәрәҗәдә матур булып ишетелә, шул матурлыктан илһамланып, ул күкрәк тирәненнән килгән бер тавыш белән сузып җибәрә иде:

Айкала суларыгыз, чайкала суларыгыз,

Кайсы йолдызлар астында

Йөрегән юлларыгыз…

Матайның арткы урынында утырып, бар булмышы белән үзенә сеңеп барган сөйгән яры да җырлыйдыр сыман тоела. Юк инде… Сөйгән яры җырламый аның… Ул бары тик егетенең моңлануын гына тыңлый. Егетенең дәртле дә, моңлы да тавышы аңа канат куя. Йөрәге күкрәк читлегеннән атылып чыгардай булып ярсып тибә. Егет аның йөрәк тибешен тоеп бара. Калак сөякләренә сарылган назлы күкрәкләр тибрәлешен дә, сөйгән кызының йөрәк тибешен дә тоя. Кайвакыт кыз йөрәге үз күкрәгендә тибәдер кебек тоела. Дөп-дөп, дөп-дөп… Һәм ул үзен куш йөрәкле кеше кебек хис итә. Хис итә дию генә дөрес түгелдер. Ул чынлап та куш йөрәкле бугай. Бөтен җаны-тәне мәхәббәт белән тулган ир-егетләр чынлап та куш йөрәкле буладыр. Бу бернинди арттыру да түгел. Синең күкрәгеңдә ике йөрәк тибә – үзеңнеке һәм сөйгәнеңнеке.

Һәм ул беләзекләре өзелеп китәрлек итеп матаеның газын ача да двигательнең дәртле ажгыруына кушылып яраткан җырын сузып җибәрә:

Айкала суларыгыз, чайкала суларыгыз…

Тирә-якта бернинди су-фәлән булмаса да, ул сулар айкалышын, дулкыннар чайкалышын тоеп бара. Һава чайкала. Дөнья айкала. Аларның көчле мәхәббәте, барысын да айкап-чайкап, үзләренә юл ачып бара. Алар тормышның бөтен авырлык-сынауларын җиңел генә ерып, үз бәхетләренә каршы җилдерәләр. Алар гомерне ертып баралар. Алар шундый көчле һәм бәхетле, юлларына берни дә аркылы төшмәс, төшә алмас, төшсә дә, бик тиз җиңелер сыман тоела.

Кинәт әллә кайдан бер болыт килеп чыга да бөтен дөньяны чылатып уза. Бу аларның бәхетен киметми, бу бары тик хисләрне һәм күңелдә калкынган сурәтләрне генә баета. Битләргә кунып чәрдәкләнеп очкан яңгыр тамчылары аларның гайрәтен, бернигә дә бирешмәслек көчен куәтләгән кебек кенә була. Яңгыр аларга каршы ява. Һәм мең төсмерләргә бүлгәләнеп чәрдәкләнә. Һәм алар бөтен каршылыкны ертып алга бара. Кинәт нәрсәдер була. Әллә юл артык юешләнә, әллә егетнең хисләрдән ташкан күңеле тибрәнеп китә… Матай бар дөньяны ертып барган уңайга аркылыга баса. Кыз чыелдау авазы чыгарып егетенә ныграк сыена. Егет шул ләззәттән исереп, газны ача төшә һәм бөтенләй башка үлчәмгә күчеп җырын яңадан башлый:

Айкала суларыгыз, чайкала суларыгыз…

Сулар гына айкалмый инде. Бөтен дөнья айкала. Юлга аркылы шуган матай тәгәрмәченә эләккән юеш балчык өсләренә чәчри. Бөтен киемнәрен, чәч-битләрен, өс-башларын пычратырга тырыша. Иреннәрдә аның тәме пәйда була, күзләргә чәчрәгәне яшь чыгара… Болар инде бәхетләренең чиген бәреп чыгып һәлакәткә баргандай тоелалар. Тик күңелләрендә андый бер тойгы юк. Алар көләләр. Бөтен дөньяны аларның бәхет авазы телә. Шушы авазлар гына да бөтен дөньяны бәхетле итәргә җитәр шикелле тоела. Бер мәлне матай кайдадыр читкә оча. Егет белән кыз тәкмәчли-тәкмәчли әйләнәләр дә тынып калалар. Бераздан торып утыралар. Аякларына басалар. Аксаклый-аксаклый матайларына табан атлыйлар. Һәм бер-берсенә караш ташлыйлар да бар дөньяны яңгыратып көләргә тотыналар. Тәгәрмәчләре ярсып әйләнеп яткан матай янына килеп җиткәч туктап калалар. Һәм егет тау түбәнендә җәйрәп яткан авылга караш ташлый да җырын дәвам итә:

Айкала суларыгыз, чайкала суларыгыз…

Алар икесе дә кара ләмгә баткан… Бер-берсенә наз сибүче күзләре һәм тешләре генә балкый. Болытлар читеннән ымсындырып җиргә баккан кояш шикелле. Боларның икесе бер елмаю сыман. Бу елмаюны һәм шушы яктылыктан таралган моңны капларлык кара болыт, өзәрлек бер көч юк шикелле иде.

Сугыш өзде.

Сугыш ул мәңге өзелмәстәй тоелган нәрсәләрне дә өзә.

Егет ватаны кушкан өчен чит җирләргә барып хәрби бурычын үтәп кайтты. Кызы көтеп алды. Ул аның нәкъ менә шушы вакыттагыча самимилеген, яктылыгын, моңлануын көтте. Сүз белән әйтмәсә дә, аның матай газын ачып җибәргәндәй яшәү тизлеген арттырып, дәртле дә, моңлы да җыр сузуын көтте. Хәтта бөтен дөньяларын кара кайгы басып алганда да күзләре һәм тешләре генә ялтырап торадыр, һәм хәзер аның сөйгәне күкрәк тирәненнән алып җыр сузып җибәрер шикелле тоелды:

Айкала суларыгыз, чайкала суларыгыз…

Тик аның сөйгәне бүтән җырламады. Аның күз карашлары да, елмаюлары да бүтән иде. Гомере буе көтеп яшәсә дә, аның җырын терелтергә тырышса да – берни дә килеп чыкмады. Ә соңыннан ул аңлады инде… Сөйгән ярының җырын сугыш үтергән иде. Җыр өзелгән иде. Сөйгәне исән кайтса да, җыры үлгән иде.

Әле менә, утыз ел бергә яшәгәннән соң, үзе дә чайкала-чайкала урам буйлап җыр сузып кайтып килә. Әллә шул чакларын сагына ул, әллә җырсыз үткән гомерен жәлли, әллә ятып калган дусларын искә ала, әллә… Кем белә инде… Карчыгы бөтен ачу-үпкәләрен онытып, аңа каршы атлый. Керфек очларында күз яшьләре, иреннәрендә елмаю тибрәлә. Ә иренең тавышы төнге авыл тынлыгын телгәли:

Айкала суларыгыз, чайкала суларыгыз…

 Марат Кәбиров


Фикер өстәү