Европада коронавирусның «дельтакрон» штаммы табылган

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гадәттән тыш авырулар бүлекчәсенең техник төркеме башлыгы Мария ван Керкхове брифингта Европада коронавирусның «дельтакрон» штаммы таралуын раслады.

«Ул Франция, Нидерланд, Даниядә ачыкланды. Әмма бу штаммны йоктыручылар аз теркәлгән», — диде ул. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Коронавирусның «дельтакрон» штаммы «дельта» һәм «омикрон» штаммнары берләшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән, диде Ван Керкхове.


Фикер өстәү