Татарстанда “Культурная Vесна” акциясе башланды

Бүген Татарстан Республикасында Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган “Культурная Vесна” акциясе башланды.

Ул 24 мартка кадәр дәвам итәчәк. Акциянең республикадагы барлык мәдәни оешмаларны берләштерүе күздә тотыла. Программасында спектакльләр, экскурсия, концертлар, мастер-класслар һәм иҗади очрашулар кертелгән. Чараларның күпчелеге бушлай уздырыла. Бу теләгендә булган барча кешенең республика һәм ил халыкларының бай мәдәни мирасы белән таныштыру мөмкинлеге бирәчәк.

“Культурная Vесна” акциясе кысаларында бөтен республика күләмендә онлайн һәм җанлы форматта тиңдәшсез гореф-гадәтләр, милли традицияләрне гәүдәләндерүче 100ләп чара планлаштырылган.


Фикер өстәү