Россия Оборона министрлыгы: АКШның Украинадагы лабораторияләрендә ярканатларда коронавирус үрнәкләре белән тәҗрибәләр үткәрелгән

АКШның Украинадагы биолабораторияләрендә ярканатларда коронавирус үрнәкләре белән экспериментлар үткәрелгән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгының рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков белдерде, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Аның әйтүенчә, Оборона министрлыгы тарафыннан өйрәнелә торган документларга караганда, америкалылар 2022 елда Украинада кошлар, ярканатлар һәм еланнарда хәтәр чирләр буенча эшләр алып баруны планлаштырган. Аларның дуңгызларда Африка чумасы һәм түләмә авыруын (Сибирская язва) тарату мөмкинлеген өйрәнү күздә тотылган.

Конашенко басым ясап әйткәнчә, америкалыларның Украинада хәтәр чирләрнең таралуын өйрәнү проектын гамәлгә ашыру буенча тәфсилле мәгълүматлар да зур кызыксыну тудырган. Хәтәр чирләрне Украина белән Россия һәм күршедәге башка илләр арасында очучы кыргый кошларның таратуы күздә тотылган.

“Украинада Пентагонның акчасына уздырылган шушы һәм башка биологик тикшеренүләрнең максаты – үлемгә китерүче хәтәр чирләрне яшерен генә тарату механизмын булдыру”, – дип басым ясап әйткән Конашенков.

Ул шулай ук Россия Оборона министрлыгының Украинадагы биолабораторияләр хезмәткәрләреннән алынган документларның, шулай ук экспертиза нәтиҗәләренең шушы араларда бастырып чыгарачагын билгеләп үткән.


Фикер өстәү