Рөстәм Миңнеханов: «Иран белән хезмәттәшлекнең гамәлдәге юнәлешләрен киңәйтергә кирәк»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Казем Джалали белән очрашты.

Очрашу кысаларында яклар гамәлдәге проектлар һәм хезмәттәшлекне үстерүнең яңа юллары турында фикер алышты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан белән Иранны «бай тарихи, икътисади һәм мәдәни багланышлар» берләштерә, әмма хезмәттәшлекнең гамәлдәге юнәлешләрен киңәйтергә кирәк. Ул искәрткәнчә, Татарстан предприятиеләре Иранда КАМАЗ, «Татнефть», Казан вертолет заводы кебек үз проектларын гамәлгә ашырган.

Элемтәләрне үстерүдә «Россия –  Ислам дөньясы» стратегик юнәлешле төркеме дә зур ярдәм күрсәтә. Төркемне Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2014 елдан башлап Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Ул әңгәмәдәшенә ислам банкингы, хәләл индустрия һәм Ислам мәгарифе кысаларында хезмәттәшлекне активрак үстерергә тәкъдим итте. Шулай ук Иран делегациясен 19-21 майда узачак «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисади саммитка чакырды.

Очрашу ахырында яклар Татарстан һәм Иран арасында сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү буенча чаралар планын әзерләү белән шөгыльләнәчәк уртак эшче төркем төзү турында килеште.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү