Бүген көндез Казанда Тихомирнов һәм Миңнуллин урамнары чатында җитди юл-транспорт һәлакәте булган, дип яза «Татар-информ».
Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, бу урында берьюлы биш автомобиль — Nissan кроссоверы, Ford җиңел машинасы, ике «Лада» һәм ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән ашыгыч ярдәм машинасы ауган.
Агентлыкка билгеле булганча, ашыгыч ярдәм машинасының машина йөртүчесен һәм фельдшерын хастаханәгә илткәннәр.
Шаһитлар сүзләренә караганда, хәзерге вакытта юлның бу урынында хәрәкәт туктаган диярлек.
«Үзәккә таба бер полоса гына ачык. Ә икенче якка юл тулысынча ябылган», — дип уртаклашты агентлык белән юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat