Казанда атна ахырында көрәш буенча Россия беренчелеге уза

Казанда 11-13 март көннәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге уза.

Ярышларда Россиянең егерме биштән артык төбәгеннән ике йөздән артык спортчы катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы.

13-14 яшьлек, 15-16 яшьлек һәм 17-18 яшьлек көрәшчеләр тугыз авырлык категориясендә көч сынаша. Тантаналы чаралар һәм өлкән яшь категориясендәге спортчыларның финал ярышлары 12 мартта 18:30 сәгатьтә уза. Алар югары уку йортының укыту-лаборатория комплексының универсаль залында үтә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, турнир нәтиҗәләре буенча иң көчле спортчылар 2022 елгы дөнья беренчелегендә Россия җыелма командасы составына эләгәчәк, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү