Рөстәм Миңнеханов Телеграмда каналын ачкан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Телеграмда каналын ачкан.

Беренче постка ул татарча «Исәнмесез!» дип язып куйган.

Телеграмда канал ачуы хакында ул Инстаграмда да хәбәр иткән. «Телеграмда канал ачарга булдым. Барыгызны да чакырам. ВКонтактедагы бит турында да онытмагыз», — дип язган.

Рөстәм Миңнехановның 17.08 сәгатьтә ачылган каналына ун минутта 1700 кеше язылган иде.


Фикер өстәү