Марат Кәбиров: Үзем болай әйбәт кеше мин. Тик хәтер начар…

Хәтере начар кешене нәрсә дип атыйлар әле? Аны кем белгән инде. Әйе, «кәҗә хәтер» диләр. Әллә алай димиләрме? Бераз катырак сүз кулланалар шикелле. Әллә катырак нәрсәне аңлаткан сүзме? Белмәссең инде. Шулхәтле катлаулы бу дөнья – чынлап уйлый башласаң, юк кына нәрсәнең дә очына чыгып булмый.

Ә гади генә әйткәндә болай була. Мин үзем болай ничава кеше, әйбәт кеше. Тик хәтер начар. Әйбәт кеше булу бик рәхәт нәрсә инде ул. Тик менә хәтернең начар булуы… Хәтерең начар булгач, әйбәт кеше булып калу шулхәтле кыен.

Гомумән, кешеләр барысы да әйбәт булырга тиешләр. Кеше изгелек кылыр өчен яратылган зат бит инде ул. Башкаларга әйбәтлек эшләү үзеңә дә рәхәт. Син, әйтик, кемгәдер игелек итәсең… Үзеңнең дә хәлең артык шәптән түгел, тик син ул хакта уйламыйсың… Син теге кешегә игелек итәсең, ә ул сөенә. Ихлас күңелдән шатлана, бахыр, дөньялыкта оҗмах тапкан сыман. Һәм аңа карап син дә сөенә башлыйсың. Аның шатлыгы сиңа да күчә. Сиңа да рәхәт була.

Менә шуларны уйласаң, кеше бер-берсенә ничек кенә булса да игелек эшләргә тиеш кебек тоела. Яхшылык кылу өчен ул бер генә мөмкинлекне дә ычкындырмаска тиеш, җай гына көтәргә тиеш кебек. Һәм кайчагында ник игелек эшләү өчен чиратлар барлыкка килми микән дип аптырап та куясың әле. Шулхәтле рәхәт бит инде ул бүтәннәргә әйбәтлек эшләү.

Менә бер көнне күрше кергән… Кергән дип… Өйгә үк кермәгән инде… Ишек төбендә дә түгел… Карале, моңарчы игътибар иткән юк иде, кеше бит хәзер бер-берсенә керми икән. Өенә. Чакырсаң да керми. Менә әйтеп кара син: «Күрше, әйдә безгә кер, сөйләшеп утырыйк», – дип. Ул баш тарта, әллә нинди сәбәпләр уйлап чыгара башлый. Югыйсә кер, сөйләшеп утыр, берәр чынаяк чәй эч бит инде. Юк, ул керми. «Бүген аңа керсәм, иртәгә үзенең миңа килеп җитүе бар», – дип уйламый торгандыр инде ул… Вәт менә шул күрше дә кермәгән инде… Подъезд алдында очраштык. Мин утырган эскәмиягә килеп утырды. Заманы өчен анысы да ярый инде. Син утырган эскәмиягә килеп утырган икән, кунакка килгән сыманрак тоела. Вәт шул күрше әйтә:

– Карале, синең больницада эшләүче танышың юкмы? – ди.

«Бар!» – мәйтәм. Эчтән генә. Башыңа килгән беренче уйны кычкырып әйтергә ярамый бит инде. Башта мәсьәләне ачыкларга кирәк. Нәрсә тели ул, нинди максат белән сорый. Ә бәлки ул бары тик чагыштырып карау өчен генә кызыксынадыр. «Бар» дисәң, бәлки, кәефе кырылыр. Ә «юк» дисәң… «Минем танышларым буа буарлык, ә моның беркеме дә юк!» – дип сөенүе дә бар. Ә аны сөендерергә кирәк. Үзебезнең күрше бит, чит кеше түгел.

– Нәрсә булды?

Ну аңлатып бирде инде. Гади генә икән йомышы, табибның кабул итүе генә кирәк. Аннан соң калганы минем өстә түгел. Болай гына керәм дисәң, бик озак көтәргә яки бик зур акча түләргә кирәк икән.

– Аптырап беттем инде, – ди. – Чир көчәя, бик сызландыра…

Мин шундук телефонны җыйдым да кабул итү көнен билгеләп тә куйдык. Әле үзем дә шул дус врач янына җыена идем. Бер уңайдан очрашу вакытын да килешеп куйдык. Вәт кешегә яхшылык итүнең бер кыенлыгы да юк аның. Ә күрше сөенә! Йөзләре алсуланып, хәрәкәтләре җиңеләеп киткәндәй. «Хатынны да шатландырыйм әле», – дип ишеккә атлады. Менә бит ул, малай! Аны шулай шатландыра алуым өчен үзем дә сөенеп калдым. Рәхәт инде ул…

Үзем болай әйбәт кеше мин. Тик хәтер начар. Күрше күздән югалуга хәтер тарткалый башлады. «Ә исеңдәме, теге вакытта ул ризалашмаган иде. Ә бит синең дә хәлең авыр, бик авыр чагың…» Мин хәтерне томаларга тырышам. Тик ул хатын түгел, авызыңны яп, дип булмый… Хәер, хатын да япмый, ә бу аннан да яман. «Теге вакытта… – дип үҗәтләнә хәтер, – йомыш белән кергәч… Ә бит аның өчен бер ни тормый иде… Ә ул сиңа булыштымы?» Шул рәвешле колак төбендә «ә теге чакта», «булыштымы», «ярдәм иттеме» кебек сүзләр ташкыны котыра башлый. Мин бирешмим. Аның саен хәтер үҗәтләнә. Инде моңа чыдар чама юк.

Белмим, үз сүземдә кала алырмынмы. Әллә теге үтенечемне кире кагып шалтыратырга туры килерме… Әйтәм бит, хәтер начар минем. Ә начар хәтер белән әйбәт булып кала алу – газап.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү