Украинада барган вакыйгалар барыбызны да бик сызландыра һәм әрнетә, билгеле. Танклар, авиация, ракеталар кулланып алып барылган махсус хәрби хәрәкәтләр корбаннарсыз гына була алмый. Җитмәсә, үткән атнада хәрби хәрәкәтләр театрында борын асты кибеп бетмәгән малайларның да булуы ачыкланды. Владимир Путин инде чакырылыш нигезендә армиягә алынган егетләрне ут эченә озатучыларны җавапка тарту турында әмер бирде, материаллар хәрби прокуратурага җибәрелде. Бүтән проблемалар да баштан аша һәм барыбызның тормышын агулый.
Тарихта бер илгә дә кертелмәгән санкцияләр кыршавында яши башладык. Алар катыланганнан-катылана бара. Хәтта конфликтка нейтралитет белдергән дәүләтләр дә Россия белән кайбер икътисади элемтәләрне өзәргә мәҗбүрләр. Икътисад фронтыннан бер генә уңай хәбәр бар: кайбер төбәкләрдә бензинга бәяләр төшә. Чит илләрнең фармкомпанияләре Россия базарын ташламыйлар. Монысы да яхшы хәбәр, чөнки сәламәтлек белән бәйле зур проблемалар туарга ихтимал иде алар да бездән китсәләр. Генпрокуратура ажиотаж нәтиҗәсендә күтәрелгән дару бәяләрен тикшерергә ниятли. Доллар курсы күтәрелү сәбәпле, кыйммәтләнү булыр инде ул берникадәр, әмма өметләник: берничә тапкыр ук түгел. Югыйсә үзебездә җитештерелгән товар бәяләрен дә күккә чөя башлады бит кайберәүләр.
Проблемалар ташкыны көннән-көн артырга мөмкин. Аларны кисәтүнең һәм чишүнең иң яхшы ысулы: сөйләшүләр өстәлендә уңышлы килешүгә ирешү. «Худой мир лучше доброй ссоры» дигән рус әйтеме бүген алгы планга чыга. Владимир Путин да инде сөйләшүләрдә өметле чаткылар барлыгын әйтә. Әлегә ике ил делегациясе очрашуларны онлайн форматка күчерделәр. Кремль лидерының Зеленский белән очрашуга каршы түгеллеге хакында да мәгълүматлар бар. Монысы аеруча әһәмиятле, чөнки соңгы килешү лидерларның имзасы белән генә раслана ала. Россия делегациясе вәкиле, депутат Слуцкий сөйләшүләр турында: «Минем көтүем буенча, алгарыш ике делегациянең дә бердәм позициясенә үсеп, имза салу өчен документка әверелергә мөмкин», – диде. Американың дәүләт секретаре урынбасары Венди Шерман: «Россия Украина белән җитди сөйләшүләргә әзерлеген күрсәтә», – дип тә күңелгә тынычлык өсти. Украина вәкиле Михаил Подоляк та Россия ягының Украина тәкъдимнәрен игътибар белән тыңлавын һәм ультиматумнар куймавын әйтә. Шулай булгач, Путин һәм Зеленскийның өченче ил мәйданында очрашып, солых турында килешү имзалавы ихтималлыгы арта. Әмма хәл әлегә киеренке кала барыбер. Россия ягы Украинага Көнбатыштан корал китерүче конвойларга һөҗүм итү белән янады. НАТО блогы исә андый һөҗүм була калса, бу блокның күмәк оборона турындагы килешүнең бишенче статьясына туры киләчәк дип кисәтте. Бишенче статья НАТОның бердәм рәвештә җавап бирүен таләп итә. Димәк, масштаблы зур конфликт башлану куркынычы да юк түгел. Үлчәү солых ягына таба авышса, кыска вакыт эчендә киеренкелек кими башлар иде. Санкцияләр тиз генә алынмас алынуын, әмма бераз йомшартылыр. Калганы вакыт белән хәл ителер иде. Икенче вариант турында уйлыйсы да килми.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat