Бу юлы Казанда көрәшәбез. Батырлар Җәлил турнирында нәрсәгә өметләнә?

Ниһаять! Бу атнада татарның иң көчле егетләре Казанга җыела. 18–19 март көннәрендә «Ак барс» көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры уза. Татарстан Көрәш федерациясенең зур ярдәме белән бәйгегә әзерлек эшләре төгәлләнеп килә.

Шулай итеп, соңгы елларда Чаллы, Әлмәт, Биектау, Зәй, Актаныш, Минзәләдә узган бәйге кабат Казанга әйләнеп кайтты. Көрәш җәмәгатьчелеге беренчесе әле 1964 елда ук узган һәм иң мәртәбәле турнирлардан саналган бәйгенең февраль уртасында, Җәлилне искә ала торган көннәрдә оештырылуына күнеккән. Быел исә мәгълүм сәбәпләр аркасында ярышны уздыру вакытын бер айга кичектерергә туры килде. Көрәшчеләрнең дә, тамашачының да сәламәтлеген кайгыртып кабул ителде әлеге карар.

Вакыты үзгәрсә дә, мәгънәсе шул килеш кала бәйгенең. Яңа батырлар ачыклана, элеккеләре искә алына бу ярышта. Җәлил бәйгесе җиңүчене ачыклаудан гына гыйбарәт түгел. Биредә көрәш җәмәгатьчелеге тарихны да барлый. Гадәттәгечә, бу турнирда узган елга нәтиҗәләр дә ясала.

Хәтерләсәгез, узган ел Минзәләдә узган ярышта 48 командадан 391 көрәшче бил алышты. Ахыр чиктә Әлмәт егетләре җиденче мәртәбә кубокны үзләренә алып кайтып китте. Тарихка күз салсак, 1964 елда узган тәүге турнирда Сарман командасы беренче булган. Аннан соң күчмә кубок Буага киткән, өченче елны Чистайга да барып кайткан. Шуннан соң ике ел рәттән Актаныш көрәшчеләре макталган. Шулай да турнир кырык елдан артык үткәрелү дәверендә иң зур уңышка Балтач егетләре иреште. Алар бу турнирда 13 тапкыр (1977, 1980–1984, 1988, 1989, 1991, 2000, 2002, 2003, 2005 елларда) җиңүче исемен алганнар. Чаллы көрәшчеләре исәбендә тугыз җиңү бар. Түбән Кама егетләре биш мәртәбә кубок иясе булды. Сүз уңаеннан Түбән Кама көрәшчеләренең шушы көнгә кадәр берәү дә кабатлый алмаган искиткеч бер казанышы бар. 1976 елда әлеге команданың биш көрәшчесе дә (ул чагында ярышлар биш авырлык үлчәвендә уздырыла) үз авырлыкларында беренче урынны алуга ирешкән. Алар – Нариман Әхмәтшин, Наил Зәйнуллин, Михаил Минеев, Фазыл Әхмәтҗанов һәм Данил Галиев.

Зәй һәм Теләче көрәшчеләре газетабыз турнирында өчәр мәртәбә җиңү яулады. Тукай, Мамадыш, Актаныш районнары ике тапкыр уңышка ирешсә, Арча, Саба, Кукмара, Буа, Сарман, Чистай, Питрәч, Яшел Үзән, Казанның Вахитов, Мәскәү, Киров районы командалары берәр тапкыр бәйрәм иткән.

Быел кем беренче булыр? Узган ел батыр исемен яулаган егетләрнең хәлен белештек.

Искәндәр Мортазин (Әлмәт):
– Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир – иң данлыклы һәм көчле көрәш ярышларының берсе, миңа калса. Елдагыча, ныклап әзерләнәбез һәм, әлбәттә, җиңәр өчен киләбез. Башка егетләр ничектер, әмма минем максат шундыйрак. Быел әлеге турнирда унынчы мәртәбә катнашам икән инде. Өч тапкыр батыр калдым, ике мәртәбә призлы урын яуладым, Аллага шөкер. Соңгы ел эчендә спорт өлкәсендә әллә ни яңалыкларым булмаса да, шәхси тормышымда үзгәрешләр җитәрлек. Узган җәйдә хәзерге тормыш иптәшем Рузилә белән язылыштык.

Эльдар Хәмитов (Чаллы):
– Узган елгы турнирда 100 кило авырлыкта батыр калган идем, быел да шул үлчәүдә көрәшергә иде. Тик авырлыкны киметәсе бар – төп максат әлегә шул. Һәм… кемнең җиңәсе килми ди? Мин дә җиңәр өчен киләм, Алла боерса. Быел Чаллы җыелма командасын беренче урынга күтәрергә иде инде (узган ел егетләр команда беренчелегендә икенче булды. – Ред.) Егетләр дә шактый нык әзерләнә дип беләм. Хәер, кемнең кем икәне, ел буе кемнең нишләп йөргәне – барысы да келәмгә чыккач беленә инде.
Өйдә малай үсә. Бер яшь тә ике айлык булды менә. Келәм белән гаилә арасында йөреп торыш, зурлап сөйләрлек яңалыкларым юк.

Муса Галләмов (Лаеш):
– Әлеге турнирны быел да калдырмаска иде инде. Ялгышмасам, быел 11 нче мәртәбә катнашам, шуларның бишесендә батыр калдым. Бу нәтиҗәгә бик сөенәм мин, чөнки Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы бу турнирда һич югы беренче өчлеккә эләгү балачак хыялым иде. Чыгышым белән чит республикадан булгач, җиңүчеләргә кызыгып карадым. Чөнки чит төбәкләрдән килгән көрәшчеләрнең бик сирәге генә батыр кала иде. Шул аз санлы көрәшчеләрнең берсе булуым белән горурланам.
Быелгы ярышларда да имгәнмичә, җәрәхәт алмыйча гына матур көрәш күрсәтергә телим. Узган елгы Татарстан чемпионатының финалында җәрәхәт алдым – бу сезон шунысы белән үкенечле булды. Ә шәхси тормыштагы яңалыкларга килгәндә, сөенерлек вакыйгалар бар. Быел мин дүртенче тапкыр әти булдым. Гаиләбездә дүртенче кыз бала туды!

Ленар Садыйков (Чаллы):
– Ният бер генә – җиңәргә дип киләбез. Элек әлеге турнир үзебезнең шәһәрдә – Чаллыда уза иде. Кечкенәдән күреп, ишетеп үстем. Бил алышуларны карарга еш килә идем. Ул чакта ук бик масштаблы, мәртәбәле, бик матур ярыш буларак истә калган. Бүген дә шул биеклектә ул. Беренче тапкыр катнашкан көнем дә исемдә. Ул чакта да Чаллы келәмендә бил алыштык. Зурлар арасында көрәшә башлаган гына мәлем иде. Әллә беренче, әллә икенче ярышым булган микән? Бик борчылганым хәтердә. Узган ел батыр калгач, быел инде артык каушамыйм. Шул ук вакытта җаваплылык хисе дә артты – сынатмаска кирәк. Кыскасы, җайлап кына, матур гына җиңәргә иде исәп. Командага да ел саен беренче урын алу максат итеп куела. Сынатмаска тырышабыз. Узган елгы Татарстан чемпионатында Рафаэль Кәлимуллин белән көрәшергә туры килде. Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнирның узган елгысында мин батыр калсам, чемпионатта ул җиңде. Алда безне «матч-реванш» көтә, оттырмаска иде бу юлы.

Раил Сәлахетдинов (Кукмара):
– Егетләрнең һәркайсы, башкаларны җиңәм, дип киләдер инде. Мин дә шулай. Быелгы турнирда икеләтә тырышырга туры киләчәк – узган елгы батыр исемен акларга иде. Җиңүләргә алай җиңел карамыйм, алар зур җаваплылык өсти. Синнән гел җиңү көтә башлыйлар. Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы көрәш турнирында әле дүртенче мәртәбә генә катнашам. Беренче тапкыр әлеге ярышларда зурлар арасында көрәшә генә башлаган елны бил алыштым. Шул ук елны икенче урында калдым. Ике тапкыр отканмын да икән. Көрәш дөньясында кайный башлаганда ук бу турнир турында шактый сүзләр ишетергә туры килде. Егетләр ел саен көтеп ала аны, үзем дә шулар рәтендә. Быел Россия һәм Татарстан беренчелеген дә оттым – сөенечле хәбәрләрдән әлегә шулар. Шәхси тормыш исә элеккечә…

Рузил Ганиев (Әлмәт командасы тренеры):
– Быел да беренчелекне бирмәскә иде инде – егетләр үзләре ни уйлыйдыр. Командада бераз гына үзгәрешләр дә бар. Әйтик, Искәндәр Мортазин соңгы берничә ярышта 65 кило авырлыкта көрәшсә, бу турнирга 70 кило авырлыкта бил алышырга дип килә. Айрат Сәмигуллин да 90 кило авырлыктан 85кә күчте. Шулай ук ярышларга берничә яшь егетне дә алып килеп карыйбыз әле. Кемнәр икәне әлегә сер булсын. Көрәшне үстерү мәсьәләсендә бераз борчуларыбыз да бар. Кайбер командалар хәзер исеме өчен генә килә – аларны кызыксындыру чаралары җитми. Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш турнирында еллык нәтиҗә ясала, якын-тирәдәге төбәкләрдән дә катнашучылар килә. Шуңа да без аңа ел саен ныклап әзерләнәбез.


Фикер өстәү