Быел яшелчә һәм бәрәңгене күбрәк утыртачаклар

Быел яшелчә һәм бәрәңге утырту мәйданнарын 10 процентка арттырырга уйлыйлар.

Биш ел эчендә республикада яшелчә саклагычлар буенча да зур эшләр башкару планнары бар. Башка культуралар буенча үзгәрешләр булмаячак. Марат Җәббаров фикеренчә, бүгенге шартлар үз җитештерүчеләребез өчен яңа мөмкинлекләр тудыра.

– Барлык ярдәм чаралары үз көчендә калачак, – диде ул. – Шулай ук без продукция күләмен арттыру буенча эре җитештерүчеләр белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Сөт һәм ит буенча мөмкинлекләр җитәрлек. Әйе, ашлык, ярма эшкәртү буенча проблемалар бар. Кооперативлар аша эшли алырлык берничә проектыбыз бар. Аларга ярдәм итәргә тырышабыз.


Фикер өстәү