Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы көрәш бәйгесендә тамашачылар арасында бүләк уйнатылачак

“Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган һәм герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы көрәш бәйгесендә тамашачылар арасында бүләкләр уйнатылачак. Бу хакта Татарстан көрәш федерациясенең башкаручы директоры Марсель Таһиров хәбәр итте.

Әлеге чараны Татарстанның көрәш федерациясе белән берлектә “Манзара” компаниясе оештыра. Билет бәясе – 200 сум. Компания җитәкчесе Айдар Шәймарданов сүзләренә караганда, билетларны Manzarapro.ru сайты аша алып булачак. Билетлар бәйге узган көннәрдә “Ак барс” көрәш сараенда да сатылачак. Бүләк ияләре турнирның икенче көнендә – 19 мартта ачыкланачак.


Фикер өстәү