Туган телдә имтихан бирү мөмкинме?

Башкортстан депутатлары туган телләрне укыту буенча «Мәгариф  турында»гы Законга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыгарга җыена. Авторлар фикеренчә, милли телләрдән  БДИга алмаш булырдай сынау кирәк. Бүген  укучыларга  туган телләрдән имтихан бирү мөмкинлеге бармы?

Башкортстан депутатлары туган телләр һәм әдәбиятлардан дәүләт имтиханының форматын үзгәртергә тәкъдим итә. БДИ үрнәгендә сынау нәтиҗәләре вузларга кергәндә исәпкә алынырга тиеш  дигән фикердә алар. Әлеге адым  туган телләрне өйрәтүне дә  киңәйтергә ярдәм итәчәк. Аны 11 ел дәвамында укып,  югары уку йортларында дәвам итә алачаклар. Мондый фикерне илнең ун төбәгендә хуплаганнар. Җирле закон чыгаручылар проектка үзгәрешләр кертүне раслап, тәкъдимнәрен Дәүләт Думасына җибәрәчәк.

Башкортстан укытучысы Галия  Корбанова  «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021» бөтенроссия  бәйгесендә җиңгән иде. Ул Башкортстанның Нефтекама шәһәрендәге 10 нчы мәктәп – «Белем бирү үзәге»ндә укыта.  Бу   тәкъдимгә карата аның фикерен  белештек.

– Безнең мәктәптә 9 нчы сыйныф укучылары арасында әлегә кадәр туган телдән имтихан бирергә теләк белдерүче булмады. 11 нче сыйныфта татар теле бөтенләй укытылмый. Бер яктан,  депутатлар фикере белән килешәм. Бәлки, имтихан бирү катгый саналса, туган телләрне өйрәнү сыйфаты яхшырыр, тиешле  күләмдә сәгатьләр саны булыр иде. Икенче яктан, имтихан бирәчәксең, дип кенә  укучыны кызыксындырып булмаячак. Без, киресенчә, туган телгә нәфрәт уятырга мөмкинбез, – ди Галия Корбанова.

Туган тел мәсьәләсендә Татарстан җитәкчеләре дә кул кушырып утырмый. Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф министры Илсур Һадиуллин да шул проблемаларга тукталды. Киләсе уку елында кертеләчәк яңа стандартларда туган телләр укыту планының мәҗбүри өлешендә булса да, программаларның кайбер вариантына туган тел һәм туган тел әдәбияты дәресләре кермәгән. «Башлангыч мәктәп өчен укыту программасының алты варианты әзерләнгән. Шуларның икесендә туган телләрне өйрәнү атнасына – 1–2, милли мәктәпләрдә 3 сәгать каралган. Калган өчесендә туган тел һәм әдәбиятны укыту кермәгән. Татарстан Президенты исеменнән Россия мәгърифәт министрына барлык вариантларга да туган телләрне кертү тәкъдиме белән  чыктык», –диде Илсур Һадиуллин.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия  Әхмәтҗановадан  туган телләрдән имтихан бирү тәртибе турында сораштык.

– Россиядә  «Мәгариф турында»гы Законда,  гомуми белем бирү оешмаларында туган телләрне өйрәнүчеләр өчен  имтихан бирүне төбәкләр оештыра, диелгән. Бездә 9 нчы  сыйныфтан соң йомгаклау  имтиханнары, 11 нче сыйныф укучылары өчен бердәм республика имтиханы (БРИ) үткәрелә. Унберенчеләрдән  сынауны нибары ике укучы гына сайласа, тугызынчылар арасында  туган телләр һәм, билгеле, татар теленнән имтиханны 1500 бала тапшыра. Чуаш, удмурт, мари телләреннән безгә  биремнәрне Чувашия, Удмуртия, Мари Иле республикалары  эшләп бирә. Без үзебез исә  татар теленнән эшләп җибәрәбез.  Быел имтихан материалларын сорап, 26 төбәктән хат килде. Монда проблема  юк, проблема  башкада, – ди Лилия Әхмәтҗанова.

Белгеч  искәртүенчә,  бала  бердәм дәүләт имтиханын югары уку йортына керү өчен сайлый. Бүген вузларга укырга керү өчен  туган тел  бер генә уку йортында да имтихан буларак кабул ителми. Россиядә барлыгы 74 тел укытыла. 43 уку йортында  туган телләр буенча укытучылар  әзерләнә, ләкин берсенең дә кабул итү өлешендә «туган тел һәм әдәбият»  юк.  Кызганыч, Россия  Фән һәм югары белем министрлыгының «Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул иткәндә керү сынаулары исемлеген раслау турында» 30.08.2009 ел, 666 нчы боерыгы белән расланган керү сынаулары исемлегендә туган тел һәм (яки)  әдәбият буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре исәпкә алынмый.

Татар теле юнәлешенә керү өчен  уку йорты тарих, җәмгыять белеме, рус әдәбияты кебек фәннәрне  үзе сайлап ала.

– Без Россия Фән һәм югары белем министрлыгына журналистика, культурология, театр сәнгате, туган тел укытучылары әзерләү, филология юнәлеше исемлегенә «туган тел һәм әдәбият» фәнен кертүне сорап мөрәҗәгать иттек. Боерыкка үзгәреш керткән очракта, югары уку йортлары имтихан буларак «Туган тел һәм әдәбият» фәнен дә керү сынавы итеп таныр иде. Җавапта, уку йортлары өстәмә имтихан буларак «туган тел һәм әдәбият» фәннәреннән сынау куя ала, дип күрсәтелде.  Әмма бу чишелеш түгел. Бу – өстәмә сынау, өстәмә имтихан. Бүген нәкъ менә югары уку йортына керү сынаулары исемлеген «туган тел һәм әдәбият» фәне белән тулыландыру сорала, – ди Лилия Әхмәтҗанова. – Республиканың ректорлар советы, КФУ белән бу хакта киңәшмәләр уздырылды. Исемлектә «туган тел» булган очракта, бала аны һичшиксез сайлап алачак.   Быел 11 сыйныфтан соң ике бала татар теленнән сынау  бирергә теләк белдерде. Алар татар филологиясе бүлегенә укырга бара. Быел КФУ кабул итү комиссиясе карары белән татар теленнән  бердәм республика сынавын  эчке имтихан белән тәңгәлләштерәчәген белдерде.

КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина әйтүенчә, тәкъдим, фикерләр булу  яхшы, әмма  без бу юлга ничә бала белән чыгачакбыз? Бөтен проблема шунда.

–  Республикада туган телдән бердәм республика сынавы бар. Моңа кадәр югары уку йортына аның нәтиҗәләре буенча кабул иткән идек, тик узган  ел абитуриентлар эчке имтихан биреп керделәр. Моны яңалык дип әйтеп булмый. Шунысы борчый: туган телдән республика имтиханнарын бирүчеләр елдан-ел  кими бара. Имтиханы булыр, әмма  аны тапшырырга баласы булмас. Менә шуны күз уңында тотарга  иде, – ди Гөлшат Галиуллина.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү