Келәм күрсәтер. Раил Нургалиев Айдар Хәйретдиновны куып тотармы?

Газетабызның көрәш бәйгесе башла­нырга санаулы көннәр калып бара. Пәнҗешәмбе батырлар Казанга җыела. Турнир җомга көнне ачыла, ә шимбә Муса Җәлил бәйгесенең быелгы җиңүчеләре ачыкланачак.

1964 елның көзендә Казанның «Динамо» җәмгыяте спорт залында үткәрелгән ярышта 11 командадан иллеләп көрәшче катнашкан. Икенче елны исә командалар саны – 24кә, ә катнашучылар саны 91гә җиткән. 1966 елда исә 30 районнан 121 пәһлеван җыелган, шулай итеп, алар гел артып барган.

Шул еллар эчендә газетада чыккан язмаларда үзләре тарих булырлык кешеләрнең исемнәре байтак. Әйтик, Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград фронтында кыю минометчы булган Зөфәр Ханов 1965, 1968 елларда чемпион исемен алган. Ә бит икенче тапкыр батыр калганда аңа 43 яшь булган! Зөфәр Ханов 1970 елда да газетаның махсус призы белән бүләкләнгән. Әлеге легендар батыр үзенең 55 яшен дә келәмдә көрәшеп каршылаган… Республикабыздагы авыл спортчыларыннан «Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре» дигән исемгә лаек булган беренче кеше ул.

Көрәшчеләр Җәлил бәйгесендә җиңеп кенә калмый, әлеге турнирның тарихын да яза. Тарих димәктән, Чаллы көрәшчесе Айрат Гыйлаев бу ярышта 12 мәртәбә батыр калып, әле дә рекорд иясе булып санала. Балтачтан Айдар Хәйретдинов 10 мәртәбә җиңүче булып танылды. Балык Бистәсеннән Илнар Әхмәтҗанов 9 тапкыр батыр калды. Әлмәт пәһлеваны, ике ел элек мәрхүм булган Ильяс Галимов та 9 тапкыр җиңү яулады герой-шагыйрь истәлегенә уздырылган ярышта. Теләчедән Раил Нургалиев исә тагын бер мәртәбә батыр калса, Айдар абыйсын куып тотачак.

Ульян пәһлеваны Сергей Павлик исәбендә 7 җиңү бар. Алты тапкыр җиңүчеләр арасында без Балтачтан Фидаил Шакировны, Питрәчтән Рафаил Сафиуллинны, әле дә ке­ләмдә ут уйнатучы Ренас Кәлимуллинны (Теләче) күрәбез. Данил Галиев, Гакыйф Борһанов (икесе дә – Түбән Камадан), Ранил Габдрахманов (Балтач), Илдар Аббасов (Биектау), Айдар Нәҗметдинов (Минзәлә), Муса Галләмов, Артур Зөлкарнәев исәбендә бишәр тапкыр батыр калу шатлыгы бар. Дүрт тапкыр җиңүче исемен яулаучылар: Рәшит Сәмигуллин (Казан), Фазыл Әхмәтҗанов (Түбән Кама), Михаил Чернов (Питрәч), Илгиз Гайнуллин (Яшел Үзән), Марсель Таһиров (Әтнә), Рафак Хәлиуллин (Теләче), Рифкать Хөсәенов (Балтач), Фарил Фатыйхов (Мамадыш), Рөстәм Гыйниятов (Питрәч), Хәмит Вәлиев (Чаллы), Наил Хәмидуллин (Теләче), Рафил Сабиров (Саба), Илшат Сибгатуллин (Чаллы), Ришат Гайнетдинов (Минзәлә), Руслан Нургалиев (Әлмәт), Ринат Хәйретдинов (Балтач), Лениз Абдуллин (Казанның Вахитов районы).

Быел кем беренче булыр? Узган ел батыр исе­мен яулаган егетләрнең хәлләрен белешүне дәвам иттерәбез.

Илсур Гыймадетдинов (Кукмара):

– Быел да җиңәргә дип киләбез инде, Алла боерса. Беренче тапкыр яшем керүгә, ягъни 18 яшьтә үк катнашкан идем, инде 31не тутырдым. Быел 11 нче килүем микән – төгәл генә әйтә дә алмыйм. Биш-алты мәртәбә пьедесталга мендем. Татарстан чемпионаты белән бер дәрәҗәдә, дияр идем мин Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнирны. Татарстан гына түгел, чит төбәкләрдән килүчеләр дә шактый. Узган ел турнирның уздырылу вакыты минем өчен мөһим булган берьюлы ике вакыйгага туры килде. Беренчедән, турнирга 10 көн вакыт калганда, кызыбыз туды. Җиңүемне аңа багышладым. Икенчедән, үземнең туган көнгә дә бүләк ясадым. Быел кызым янына тагын бер бүләк белән кайтмый булмас. Әле бит узган ел Ильяс абый Галимов истәлегенә булдырылган махсус бүләкне дә миңа тапшырдылар. Анысы тагын бер зур сөенеч булды.

Илназ Миңмуллин (Балтач):

– Башта, быел турнир булмый, дигән хәбәрләр ишетелгән иде, шуңа күрә аеруча көтеп алабыз. Гомумән, кечкенә чакта да көтеп ала идек без аны. Электән спорт ­дөньясындагы зур ярышларның берсе буларак хәтергә сеңеп калган. Ялгышмасам, бу юлы әлеге турнирда дүртенче катнашуым. Башта – өченче, аннан – икенче урыннарда калсам, узган ел батыр исемен яуладым. Хәзерге вакытта Казанның энергетика университетында магистратурада укыйм. Яңалыкларым әллә ни юк. Тик йөрәгем буш түгел, укып бетерү белән, өйләнергә инде исәп.

Илнар Галимов (Алабуга):

– Быел, ялгышмасам, җиденче мәртәбә катнашам. Елдагыча, җиңәр өчен киләбез. Бер тапкыр – өченче, ике тапкыр – икенче булдым һәм ике мәртәбә батыр калдым. Элек бу турнир Чаллыда уза иде бит. Яшь­ләр арасында көрәшеп йөргән чакта, Алабугадан карарга килә идек. Ул чакта келәмне Айрат Гыйлаев кебек көчле көрәшчеләр тота иде. Аларның матур алымнары канга сеңгән инде. Гомумән, бу турнир электән безнең телдән төшмәде ул. Монда батыр калу – үзгә бер абруй казануга тиң. Быел келәмгә яңа статуста – ике бала әтисе буларак та чыгам. 2021 елның өченче декабрендә улыбыз Самид туды. Башка яңалыкларым юк – бар да бер көйгә.


Фикер өстәү