Социаль ипотека буенча чиратка онлайн да басып була

Хәзер социаль ипотека алырга документ тапшырам дип су буе чират көтәсе түгел. Фатир шартларын яхшырту өчен чиратка онлайн да басып була. Иң мөһиме – интернетың эшләсен дә кул астыңда кирәкле документларың булсын. Элегрәк ипотека алучылар хәтерлидер әле:  Дәүләт торак фондына бер кәгазь тапшыру өчен дә чиратта торырга туры килә иде.  Ул вакытлар артта калды. Электронлашабыз. Ә аның үз уңайлыклары, үз җае бар. Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда сөйләделәр.

–  Татарстан Президенты каршындагы торак фондына  моңарчы да электрон рәвештә язылып була иде. Шулай ук сайт аша айлык түләүләрне дә башкару мөмкинлеге бар. Инде хәзер фатир алу өчен чиратка басуны да электрон рәвештә башкарып була.  Әлеге хезмәт быел гына эшли башлады. Инде фатирга чиратка куюны сораган 200 гариза килеп иреште, – ди Татарстан Президенты каршындагы торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов.

Аның әйтүенчә, электрон документ тапшыру эшне күпкә җиңеләйткән. Бу, беренче чиратта, торак шартларын яхшыртырга теләүче кеше өчен уңайлы, ди ул. Электрон рәвештә мөрәҗәгать иткәндә, система кайбер документларны сорап та тормаска мөмкин. Әйтик, гариза бирүче «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлгән икән, бу очракта аның хакында мәгълүматның күбесе әзер  инде. Торак фонды ул язуларны аннан ала. Бу кәгазь боткасыннан коткара. Хәзер фатирга басканда сорала торган БТИ кәгазе дә кирәкми.  Фатир алу өчен чиратка куюны күпфункцияле үзәкләр аша да эшләп була. Интернет белән дус булмаганнар, өлкән яшьтәгеләр бирегә килә ала. Әмма журналистлар арасында МФЦга барып, фатирга чиратка баса алмыйча кайтучылар да бар икән. Казанның торак сәясәте идарәсе җитәкче Ренат Шәмсетдинов әйтүенчә, бу – яңа хезмәт, әлегә барысы да өйрәнә.

Очрашуда илдәге вазгыятьнең торак төзелешенә зыяны булмасмы дип тә сораштылар. Булат Гыйльманов борчылмаска куша.

– 2007 елдан бирле социаль ипотека 7 процентны тәшкил итә. Аны арттырырга җыенмыйбыз. Алдан алган ипотеканың да процент ставкасы үзгәрми. Беренчел кертем дә шул килеш кала: торак бәясенең 10 процентын тәшкил итә. Быел төзелеп беткән һәм төзелеп бетәчәк фатирларда бер квадрат метрның бәясе 54 мең сум кала. Яңа төзелә башлаячак йортларның бәясен әлегә әйтә алмыйбыз, – ди ул.

Булат Гыйльманов социаль ипотека түләвен киметер өчен ана капиталын куллану турында да сөйләде:

–  Ана капиталы акчасы белән бурычын киметүне 4 мең гаилә көтә. Ел саен республикада яшәүче 3 мең 500 гаиләне тораклы итәбез.  Ипотекага чиратка баскан гаиләләр, балалары тугач, 200 мең сум акчага да өметләнә ала, – ди Булат Гыйльманов.

Очрашуда социаль ипотека буенча фатир кемнәргә тиеш дигән сорауга да җавап эзләделәр. Элек ипотека алу өчен бюджетта эшләү шарт булса, хәзер «Яшь гаилә» программасы буенча фатир алырга була. Монда инде бюджетта эшләү мәҗбүри түгел. Яшь гаиләдәге берәрсенең 36 яшькә җитмәгән булуы кирәк. Шулай ук оешмаларда эшләүчеләр дә ипотекага өметләнә ала. Һәр оешманың үзендә торак комиссиясе эшли икән. Алар үзләре кайсы эшчегә фатир кирәклеген хәл итәләр. Һәм ул гаилә оешма ярдәме белән фатир ала. Әгәр кеше тулай торакта үзе генә яшәсә дә, ул да ипотекага чиратка баса ала.  Фатир мәйданы  бер кеше өчен – 33, ике кеше өчен – 42, өч кеше өчен 54 квадрат метр булырга тиеш. Әгәр кимрәк икән, кеше торак шартын яхшырта ала. Бер үзе генә фатир алган кешегә ул кыйммәткә чыга. Булат Гыйльманов аңлатканча, коэффициент үзгәреп, торакның бер квадрат метр мәйданы 54 мең сум түгел, 64 меңне тәшкил итә.

– Торак алуның үз тәртибе бар. Моның өчен районнарыгыздагы торак сәясәте бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Әгәр чиратка басар өчен каршылыклар бар икән, сезгә бу хакта аңлатма киләчәк. Сез моның белән риза түгелсез икән, аны суд аша хәл итә аласыз. Тагын шунысы бар: ипотекага чиратка басканда документ сорауның үз тәртибе бар.  Әйтик, районда  йортыгыз булса, Казанда фатир ала алмаячаксыз.  Кабатлап әйтәм,  социаль ипотека торак шартларын яхшырту максатыннан бирелә, – ди ул.

Якын киләчәктә йортлар «Салават күпере», «Сандугач» торак комплексында төзеләчәк. Анда төзелеп беткәч, Республика клиник хастаханәсе янәшәсендәге «М12» торак комплексын сала башлаячаклар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү