​Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Лавров Казанның инаугурациясендә катнашты

Россия Тышкы эшләр министрлыгының кабул итү йортында Казанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 2022 елгы Яшьләр башкаласы буларак инаугурациясе  узды. Чарада Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чакырылган илчеләрне һәм дәрәҗәле кунакларны сәламләп: «Бу Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү елында аеруча символик күренеш. Тарихи дата барлык мөселманнар өчен дә зур әһәмияткә ия», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов 19 нчы майдан 21 нче майга кадәр Татарстанда юбилейга багышланган бәйрәм чаралары оештырылачагын, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit » халыкара икътисадый саммиты һәм башка чаралар узачагын әйтте.

Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Казанның төрле мәдәниятләрнең тату яшәгән тарихи урыны булуын, ә Татарстан Президентының «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында эшләве Россия белән ислам дөньясы арасындагы дустанә һәм эшлекле элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.


Фикер өстәү