Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнирда быел да финалда иң матур алым күрсәткән көрәшчегә өстәмә премия биреләчәк

«Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздыра торган турниры финалында иң матур алым күрсәткән батырга өстәмә 30 мең сум күләмендә премия биреләчәк.

Әлеге бүләк танылган батыр Ильяс Галимов истәлегенә тапшырыла. Аны быел да тапшырырга җыеналар.

Татарстанның көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтов та бу премияне ел саен тапшыруны хуплаган иде.


Фикер өстәү