Кемгә – война, кемгә – файда

Бу әйтемнең русчасы «Кому – война, кому – мать родна». Фаразлауларынча, ул Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында телгә кергән һәм бүгенгә хәтле үзенең төп мәгънәсен югалтмый.

Швейцария тарихчысы Жан-Жак Бабель исәпләвенчә, безнең эрага хәтле 3500 елдан башлап бүгенгә хәтле кешелек дөньясы нибары 292 ел тыныч, ягъни сугышларсыз яшәгән. Бу тарихи вакыт белән исәпләгәндә, бер мизгел генә. Бәндә баласына һаман нидер җитмәгән.

Бу язмага тотыныр алдыннан сугышлар тарихын бераз барлап утырдым. Әлбәттә инде, мине Америка кызыксындырды. Ул Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң гына да Европа, Азия, Африка, Латин Америкасының алтмышлап илендә бертуктамый сугышлар алып барган. Шунысы кызык, кызыктырмы инде бу, Гражданнар сугышын исәпләмәгәндә, Американың үз җирендә бүтән бернинди сугыш та булмаган, әмма бөтен җиргә борын тыгып яшәгән һәм яши ул. Үзе яулап алган колонияләрдә төзелгән бу дәүләтне чын мәгънәсендә «агрессор» дип бәяләргә булыр иде. Украинада махсус хәрби операция башлангач, Россия Президенты Путин Америкага «Империя зла» дип бәя биргән иде. Кушма Штатлар бу «исем»не гомер буе аклап килә кебек. Әле дәүләт булып оешканчы, 1622 елда ук җирле халык – индеецларга каршы сугыша башлый Америка һәм сугыш ике гасыр  дәвам итә. Сүз уңаеннан әйтик әле, бу мәсьәләдә Англия дә үзен шактый танытып, «колониалист» исемен алган иде. АКШ белән Англия бүген дә бер тәртә арасында, гәрчә, 1812–1814 елларда Америка белән Англия үзара сугыш алып барсалар да. Сугышның төп сәбәбе – индеецларның җирләрен яулап алу.

АКШ белән СССР (Россия) арасында каршылыкның һич бетәсе юк кебек. Бу – ике система арасындагы олы ызгыш. Әле без малай чакта, Никита Хрущев заманында «Американы куып җитик һәм узып китик» дип язылган плакатлар хәтта авыл җирләрендә дә күзгә чалына иде. Галәмгә беренче космонавт очыруыбыз шул узып китәргә тырышуның бер галәмәте иде. Еллар узган саен ике арадагы каршылык яңа төсмерләргә баеды. Шуның берсе – Американың төрле илләрдә демократик җәмгыять урнаштырып йөрергә маташуы, шул исәптән, бездә дә. Шунысы сәер, бу «изге» омтылыш нигәдер төрле диверсияләр белән үрелеп бара.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 1945–1991 елларда Америка СССРның һава чикләрен биш мең мәртәбә боза, 140 тапкыр десант төшерә. Сүз уңаеннан, СССР союзнигы исәпләнгән Америка Гитлер Германиясе белән сугышта шактый баеп кала.

Сугыш чыгарып, корал сату – аның өчен шактый уңышлы бизнес, күрәсең. Бүген махсус хәрби операцияне Россиянең Украинага бәреп керүе дип бәяләүчеләр дә бар. Бу урында сәяси эксперт Яков Кедминың (Яков Казаков) кайбер фикерләрен телгә аласы килә. Яков Иосифович Казаков – Израиль Тышкы эшләр министрлыгында «Рус бүлеге»н җитәкләгән кеше, бүген дә Израильдә яши. Аның фикеренчә, Украинадагы хәлләр – Көнбатышның Россияне юкка чыгару өчен алып барган сугышы. Украина исә Көнбатыш кулында марионетка гына. Аның үз дәүләтчелеге юк. Бер генә мисал: 2016 елда, әле вице-президент чагында Джозев Байден Украинаның генераль прокуроры Виктор Шокинны 6 сәгать эчендә эшеннән алдыртты. Мондый хәлнең кайсы дәүләттә булганы бар? Кыскасы, Украинаның кем кулында курчак икәне артык җәелеп сөйләмәсәң дә, аңлашыла. Без телгә алган Яков Кедми Украинада башланган хәрби операцияне болайрак бәяли: «Россия зур түземлелек күрсәтеп, Көнбатыш илләре белән сөйләшүләр алып барырга тырышты, әмма Көнбатыш аны аңларга теләмәде. Россия аларга (АКШ дип аңлыйк. – Ред.) яшәргә комачаулады. Америка бары тик үз законнарын гына таный. Көнбатышны намуслы булырга чакыруның файдасы юк».

Россиягә басым ясау өчен Украина иң яхшы плацдарм иде. Беренчедән, Россия белән чиктәш. Икенчедән, ул урталай бүленгән, бер өлеше – Көнбатышка, икенчесе Көнчыгышка караган ике идеологияле ил. Соңгы берничә дистә ел эчендә Көнбатыш идеологиясе украиннарның баш мие күзәнәкләренә тирән үтеп керде. Анда Россияне, русларны күралмаган, рус цивилизациясен Җир йөзеннән юк итәргә әзер торган яңа буын тәрбияләнде. Геноцид кешелеккә каршы иң зур җинаять санала. Бүген Украина неофашистлары: «Путинны үтерергә, рус халкын, Россияне юк итәргә кирәк!» – дип ачыктан-ачык әйтәләр икән, иң зур җинаятьче кем булып чыга соң?  Мондый чакырулар Икенче Бөтендөнья сугышы алдыннан фашистлар телендә иде. «Фашизм» итальянчадан тәрҗемә иткәндә, «бәйләм», «бердәмлек» дигәнне аңлата. Ул тоталитар режимны гәүдәләндерүче сәяси агым буларак 1915 елларда ук Италиядә барлыкка килгән. Асылы белән аның демократиягә гомумән каршы икәнен әйтсәк, «демократик» Көнбатышның фашизмны торгызырга азаплануы үзе үк сәер.

Икенче яктан, монда бернинди сәерлек юк. Чөнки АКШ җиңүгә ирешү өчен бөтен пычрак алымнарны үзе кулланып килә. Гыйрак хәлләрен генә искә төшерик. Атом бомбасы әзерләнә дигән сылтау белән бу илнең Президенты Сәддам Хөсәенне җәзалап үтерделәр. Соңыннан Гыйракта бернинди атом бомбасы булмавы ачыкланды үзе. Әмма Американың «йоны» да селкенмәде.

Бүген Украинаның атом-төш коралы белән мактануы, анда Американың биологик лабораторияләре табылуы һәм АКШның моны тануы, Европа илләренең Украинага күпләп-күпләп сугыш кораллары сатуы, яллы гаскәр кертелүе – барысы да хәлләрнең үтә киеренкеләнүен раслый. Бу ызгышта бөтен халыкара нормалар бозыла. Кеше хокуклары буенча Женева конвенциясен генә алыйк. 1949 елда кабул ителгән бу документта дүрт халыкара килешү, өч өстәмә беркетмә булып, анда сугыш хәрәкәтләре вакытында тыныч халыкка зыян китермәү, каршылык күрсәтә алмаучы солдатларга, ягъни яралыларга һәм әсирләргә кешелекле мөнәсәбәт күрсәтү кирәклеге язылган иде. Украина ызгышында конвенциянең «к» хәрефе дә үтәлми, ә АКШ һәм Европа илләре ерткычлыкларны «дәшмичә хуплыйлар».

Минем бер танышның туганнары Украинада яши. Әле махсус операция башланганчы ук туганнары аңа: «Инде ничә ай киенеп йоклыйбыз, гел шартлау да атыш», – дип хәбәр салган булганнар. Неофашистлар бүген үз халкын үтерә, шәһәр-авылларны утка тота-тота, чигенә. Басуларда – мина кырлары. Димәк, җитәкчелеккә үз җире дә, үз гражданнары да кирәк түгел. Һәм «Гордиев узел»га, ягъни үтә дә чияләнеп беткән төенгә кемдер балта белән чабарга тиеш иде. Борынгы грек мифологиясе буенча бу төенгә Александр Македонский кылыч белән чапкан, диләр. Инде менә Россиягә тарихны кабатларга туры килде. Россия, аның халкы өчен яңадан сыналыр чак җитте. Кеше арасында төрле фикерләр йөри, бәлки, неофашизмны яклап өстәл астында кул чабулар да юк түгелдер. Мәгълүмати сугыш кешеләрнең башларын шактый ук бутап та бетерде. Без махсус операциянең күпмегә сузыласын фаразларга җыенмыйбыз. Әмма Украинадагы хәлләрнең Россиягә янавы хак иде. Психология фәненнән билгеле булганча, саклануның иң яхшы ысулы – һөҗүм итү, һәм бу тактиканы күп илләр кулланган.

Россиянең махсус операция башлавы да рус цивилизациясен, Россия иминлеген саклау өчен. Һәрхәлдә, үзем шулай кабул итәм. Безнең татар гомер буе Россия дәүләтчелеген саклап сугышкан. Моның сәбәбе бик гади: бу илдә без килмешәк түгел. Без үз җиребездә яшибез.

Риман Гыйлемханов

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Кемгә – война, кемгә – файда” язмасына фикерләр

  1. Кискен килешмим. Бу язма, русча әйткәндә, в лучших традициях советской пропаганды. Бигрәк тә Америкага кагылган өлеше. Алар фәрештә түгел, тик агрессия ул Африкада да агрессия. Инде 10 меңнән арткан, яртысы сугыш кырында, хәрәбәләр астында җеназасыз, каберсез яткан корбаннарны күрмәү, сугышны, басып керүне хуплау — мин Риман абыйны аңламыйм.

Фикер өстәү