Мөселман дини оешмалары лидерлары россиялеләргә мөрәҗәгать итте

Мөселман дини оешмалары лидерлары россиялеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.

«Россиянең күпгасырлык тарихында авыр чорлар аз булмаган. Әмма нинди генә кыенлыкларга юлыкмасак та, безнең халык аларны һәрвакыт уңышлы уза иде. Бүгенге вакыйгалар илебезнең көче нәкъ менә аның күпмилләтле халкында, кешеләрнең берләшүендә һәм Ватанга тиңдәшсез мәхәббәтендә булуын раслый.

Россия һәрвакыт ихлас, игелекле һәм ихтыярлы кешеләргә бай булды, алар, ислам кушканча, үз Ватаннарын саклады, дошманга лаеклы каршылык күрсәтте.

Бу көнне без батыр ватандашларыбызга тирән хөрмәт белдерәбез, алар авыр вакытларда кешеләрнең мәнфәгатьләрен үзләренекеннән өстен куя. Без шулай ук бөтен Россия горурлана торган уллар тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәт белдерәбез. Һәлак булган сугышчыларның гаиләләре дәүләт белән җәмгыятьнең һәрьяклап кайгыртуын тоячагына шикләнмим», диелгән «Кавказ сегодня» порталы хәбәрендә.


Фикер өстәү