Татарстанда парклар саны артачак

Быел Татарстанның 49 җирлегендә парк, сквер һәм яр буйларын төзекләндерергә ниятлиләр.

Барлыгы 67 объект төзелеше планлаштырыла. Шуларның 11е өр-яңа парк һәм сквер булачак. Бу эшләр өчен федераль һәм төбәк бюджетыннан 2,66 млрд сум күләмдә акча тотылачак.

Узган ел «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан алты тирәлекне – Биләр, Кукмара, Әгерҗе, Баулы, Чистайдагы җәмәгать урыннарын төзекләндерү эшләре дә быел башланачак. Казанда исә 7 парк һәм сквер төзекләндерелер дип көтелә.

 


Фикер өстәү