“Ватаным Татарстан” журналисты җиңүче булды

Республика күләмендә икенче тапкыр уздырылучы “Тарифы: просто о сложном” дип аталган бәйгегә нәтиҗә ясадылар. Журналистлардан барлыгы 150 язма килгән булган. Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады, ди.

– Һәр язманы комиссия белән тикшердек. Төрлесе бар иде. Кемнәрдер тарифлар сүзе кергән барлык эшләрен җибәргән. Әмма безгә үз комитетыбызның эшчәнлеген яктырткан эшләр кирәк, – ди ул. – Без инде халыктан килгән тәнкыйть сүзләренә дә ияләштек. Нишләсәк тә сүгәләр. Бәяләр артып китсә дә, түләү кәгазьләре дөрес килмәсә дә, безгә эләгә. Тарифлар 2014 елдан бирле елга бары тик бер генә тапкыр җәй аенда күтәрелә. Шуны аңласыннар иде.


Александр Груничев бу темага язу бөтен кешегә дә ошап бетмәгәнен яшерми.
– Шуңа да журналистлардан гади тел белән аңлатып, дөрес язуларын сорыйм. Сораулар булса – без һәрвакыт җавап бирергә әзер. Кимчелекләребез бар икән, анысын да төзәтербез, — ди ул.
Комитет рәисе бәйгегә килгән татарча материалларның күп булуын да әйтте. Әлеге бәйгенең быел да дәвам итәчәген хәбәр итте.
Җиңүчеләр арасында “Ватаным Татарстан” журналисты Гөлгенә Шиһапова да бар.


Фикер өстәү