«Мондый хәлне күргән юк иде»: авыл хуҗалыгы санкцияләрне ничек каршы ала?

Татарстан үзен ит, сөт һәм йомырка белән – 100, шикәр һәм көнбагыш мае белән 300 процентка тәэмин итә, әмма авыл хуҗалыгында чит илләргә бәйлелек тә зур. Шуңа күрә ике арадагы чик республика аграрийлары өчен зур проблемалар китереп чыгарды. Валюта курсының өскә үрмәләве техника, токымлы терлек, ашламалар, чәчүлек орлыклары, корткычларга каршы көрәш чаралары, мал-туар дарулары кыйммәтләнүгә китерде. Чит илдән авыл хуҗалыгы техникасын кайтару белән дә проблемалар бар. Ә алда – аграрийлар зур өметләр баглап көткән кыр эшләре сезоны. Мондый шартларда авыл хезмәтчәннәре нинди кәеф белән эшли һәм нинди ярдәмгә өметләнә? «ВТ» хәбәрчесе аларның хәлен белеште.      

«Мондый хәлне күргән юк иде»

Үзгәрешләр авыл хуҗалыгының һәр тармагына кагылачак. Бердән, бәяләр артса, икенчедән, сәяси вазгыять шартларында, техника, җиһазлар һәм запас частьларны кайтарып булмавы бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләре буенча, республиканың техника паркында ашлык җыя торган комбайннарның – 29, терлек азыгы җыя торганнарының – 26, үзйөрешле чапкычларның – 70 (!), шикәр чөгендере җыя торган комбайннарның 75 (!) проценты читтән кайтарыла. Техниканы кыр эшләренә әзерләр өчен 4,5 млрд сум акча тотыла, шул исәптән 2,7 миллиарды –  башка илләрдән кертелгән техника өчен. Соңгы берничә атна эчендә генә дә чит ил техникасына запас частьларга бәя 3 тапкыр арткан. Дөрес, аларны үзебезнекеләргә  алыштыру буенча эш алып барыла. Тик һәр көн алтынга тиң вакытта моңа өлгерергә дә кирәк бит.

Актаныш районының «Әнәк» агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев чабатасын алдан әзерләп куя торганнардан. Шуңа күрә ул: «Күңел бераз тынычрак», – ди.

– Орлыкларга акчаны алдан түләп куйган идек. Аларның тәэмин итүчеләргә (поставщик) кайтканын хәбәр иттеләр. Шуңа күрә монда проблема булыр, дип уйламыйм. Ә менә чит илдән кайтарыла торган гербицидлар, техника белән авырлыклар бар, – ди җитәкче. – Кайбер җитештерүчеләр, акча алдан түләнгән булуга карамастан, бәяне арттыра. Ярар, аларныкы аңлашыла инде. Үзебезнең ил эчендә бәяләр 40–45 процентка күтәрелде бит. Менә шунысына шаккатабыз. «Ростсельмаш» 20 млн сумлык комбайннарның бәясен 55 млн сумга кадәр арттырды. Ә хуҗалыклар ел саен техникасын алыштыра. Килешү төзелгән, акчасы алдан бераз түләнгән, бер айда техниканы кайтарып бетерергә тиеш иде. Моны эшләмәделәр. Хәзер менә яңа хәбәрләре килеп төште… Үз илебездә дә шулай булгач инде… Чит илнеке кайтмаса, бар өмет шуларда иде бит.

Аның сүзләренчә, шикәргә бәйле күренеш авыл хуҗалыгы тармагына да хас. Ягъни аграрийлар, ясалма ыгы-ызыгы тудырып, бәяләр күтәрелүгә китерә. Фарис Фәтхиев кредит процентларының артуыннан да зарланды. Ташламалы кредит процентлары (3,8%) шул ук калса да, коммерциячел кредитлар 21–24 процентка күтәрелде.

– Коммерциячел кредитны 11 процент белән алган идек, икенче көнне үк 21,5 процентка күтәреп куйдылар. Гомумән алганда, күп хуҗалыклар, агрофирмалар быел кышны болай да авырлык белән чыкты. Беренчедән, терлек азыгы җитми. Икенчедән, булган ашлыкның үзкыйммәте бик югары. Сатып, табыш ала торган түгел. Әле ярый мин ашламаларны ташып бетереп куйган идем, күпчелек эшләрен көнендә хәл итеп бара торган хуҗалыклар, белмим, нәрсә эшләп бетәр? Авыл хуҗалыгына бервакытта да җиңел булганы юк анысы, тик быел нык авыр булачак… Безнең әле мондый хәлне күргән юк иде. Елы уңышлы килгән очракта да, табышка чыгып булырмы, беркем әйтә алмый, – диде ул.

Игенчелек

Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар белән тәэмин ителеш 115 процентны тәшкил итә. Ә менә шикәр чөгендере, көнбагыш һәм кукуруз белән кыенлыклар бар. Кукуруз белән – 92, шикәр чөгендере белән – 77, көнбагыш белән 75 процент кына тәэмин ителгән. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, 2019 елда җирнең нибары 0,6 процентына гына үз илебездә җитештерелгән шикәр чөгендере орлыгы чәчелгән.

«Агросила» холдингының матбугат үзәге «ВТ» хәбәрчесенә биргән мәгълүматларга караганда, шикәр чөгендере орлыгы буенча бернинди дә проблема юк.

– Холдингның бер төр орлык белән дә проблемасы юк, – диде безгә белгеч. – Барысы да алдан хәл ителгән. Бүгенгә аларны алып кайту, логистика мәсьәләләре генә калып бара. Соңгы партия булып шикәр чөгендере орлыгы кайтачак. Килешү буенча, анысы 10 апрельдә бездә булырга тиеш. Бүген орлыкларның күпчелеген Германиядә, Франциядә, Бельгиядә, Даниядә җитештерәләр. Без соңгы ике илдән алдык. Һәр җитештерүче килешүдә алдан күрсәтелгән күләмнәрне раслады. Чәчү сезоны 15 апрельдән башлана, шуңа күрә авырлыклар булмас, планлаштырган эшләрне башкарып өлгерербез дип уйлыйм.

Йомырканың бәясе дә йомры

Терлекчелек, игенчелек кенә түгел, санкцияләрнең авырлыгын кошчылык тармагы да үз җилкәсендә шактый татыячак. Чөнки Росстат мәгълүматлары буенча, халыкка җитәрлек йомырка тулысынча үзебездә җитештерелсә дә, токымлы тавыклар, күркә, каз һәм үрдәк чыгару өчен йомыркаларны кош фабрикалары чит илдән кайтарта. Бу күрсәткеч 20 процентны тәшкил итә. Шуңа күрә инкубатордан чыккан чебешләр сезоны шулай ук югары бәяләре белән шаккатырырга мөмкин. Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев җиткергән мәгълүматлар буенча, берничә ай эчендә инкубация йомыркалары ике тапкыр диярлек арткан: 16–17 сумнан 30 сумга менгән.

Тукай районының «Мусабай» хуҗалыгы – кошчылык буенча уңышлы эшләп килүче оешма. Алар тавык, үрдәк сата, кош ите эшкәртә. Фермер хуҗалыгы башлыгы Айгөл Ханова әйтүенчә, алар чималны һәм кош ризыгын Россиядән кайтарта. Быелга инкубация йомыркаларының да хәстәрен алдан күргәннәр. Ә менә киләсе елга ни булыр – билгесез, ди ул.

– Россиядә бигрәк тә бройлер инкубация йомыркалары һәм токымлы кошлар җитми. Миңа калса, чебешләрне сатып алучылар кимер. Үзкыйммәте бик нык артты: азык, электр энергиясе, ягулык. Ә халыкның кереме артмады. Әгәр моңа кадәр хуҗалык өчен 50 бройлер чебеше алсалар, быел 20 белән генә канәгатьләнәчәкләр. Узган ел тавыкны 180 сумнан саткан булсак, быел ул инде 260 сум тора.

Җитештерүчеләрнең бәяләре кредит процентлары арту хисабына да күтәрелә. Чөнки моңа кадәр 12% белән түләнгән бурычны хәзер 25% белән кайтарырга туры килә. Фермер фикеренчә, хәзер кредитлар алу һәм терлек азыгына субсидияләр бирү бик актуаль булыр иде.

– Ташламалы кредитлар бирү бар, ләкин безнең республика өчен ул бик аз. Барлык эшмәкәрләр өчен 200 млн сум. Шуңа күрә бу программага бик аз гына фермер эләгә. Лимит күләмен арттырсалар, яхшы булыр иде. Узган ел терлек азыгына субсидия бирелде, ләкин ул сөтчелек тармагына гына эләкте, – диде Айгөл Ханова.

Сүз уңаеннан, кичә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин кече һәм урта бизнес өчен кредит буенча процент ставкаларын субсидияләргә өстәмә рәвештә 14 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәген хәбәр итте. Ул ташламалы кредитка ихтыяҗ аеруча зур булуны ассызыклады.

«Халык үзен үзе кайгыртырга тиеш»

Россиядә шулай ук орлыклык бәрәңге белән тәэмин ителеш тә начар. Яшелчәчелек  белән шөгыльләнүче фермерлар әйтүенчә, быел орлыкларның вакытында килеп җитмәү куркынычы бар. Республиканың кайбер эре хуҗалыклары бәрәңгенең Голландия, Германия сортлары белән эшли. Шулай ук бәрәңге җыя торган комбайн бәяләре дә котырып арткан.

Татарстанның абруйлы фермеры Минталип Минеханов ярминкә, балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне, ашханәләрне, бүлеп бирү үзәкләрен бәрәңге һәм башка яшелчәләр белән тәэмин итә. Аның фикеренчә дә илдәге үзгәрешләрнең авыл хуҗалыгына йогынтысы зур. Ягулыкның 84 процентын кулланучылар да – аграрийлар. Бигеле булганча, бәяләр монда да тик тормый. Болардан кала, корткычларга каршы көрәш чараларына, әлеге дә баягы техникага, запас частьларга хаклар күтәрелде. Ләкин авырлыкларга карамастан, алга карап эшләячәкбез, ди фермер.

– Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәм кулы сузарга әзер булуын әйтте үзе. Аларга өметләнәбез, тик үзебезгә дә тырышырга туры киләчәк. Кайда нәрсәне алыштырып була, шуларны карарга кирәк. Ләкин аналогларның да бәяләре артты. Шулай да артка чигенергә хакыбыз юк. Елның уңышлы килүен телик. Шул ук вакытта су сиптерүне дә һичшиксез җайларга кирәк, – ди ул.

Хуҗалык орлыклык бәрәңгене Россиянекен сатып ала. Ә менә калган яшелчә орлыклары чит илдән кайтарыла. Аларын инде кайтарып өлгергән булганнар.

– Орлыклык бәрәңгене моңа кадәр читтән кайтарган хуҗалыкларга юрганына карап аякларын сузарга туры килер, – ди ул. – Хәлләре авыр, кредит өстендә яши торган хуҗалыклар булган техникалары белән эшли торыр яки тотылганын сатып алу ягын карар дип уйлыйм. Россия техникасы да, ватылып-җимерелеп, эшне тоткарлый бит әле. Сүз дә юк, чит илнеке ышанычлырак, әмма хәзер алар янына якын килерлек түгел. Тагын шунысы мөһим: бу шартларда халык үзен үзе кайгыртырга тиеш. Буш яткан бакчаларга бәрәңге утыртырга, җирдә эшләргә иренмәгез, дип киңәш итәм. Иркәләнеп ятар чак түгел.

Зөһрә Садыйкова       


Фикер өстәү