«Үсеп килүче буын бигрәк ямьсез кылана»: каты бәгырьлелек яшьләргә кайдан килә?

Башкала урамында үсмерләрнең өелешеп сугышуы турында социаль челтәрләрдә таралган видео берәүне дә битараф калдырмады. Хәзерге вакытта хокук органнары аларның нәрсә бүлешә алмавын ачыклый. Ә менә балконнан иптәшләренә пневматик коралдан аткан 16 яшьлек үсмергә нәрсә җитмәгән? Бәхеткә, берсенең курткасына гына зыян килгән. Мондый тупаслык, каты бәгырьлелек яшьләргә кайдан килә?

Битарафлык

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 6 март кичендә  полиция бүлегенә шәһәр рестораннарының берсе янында үсмерләрнең сугышуы турында хәбәр килгән. Хокук сакчылары урынга барып җиткәндә, егетләр качып өлгергән була инде. Видеоязмалардан күренгәнчә, ике төркем арасында  низаг чыгуы билгеле. Тикшерү барышында әлеге вакыйгада катнашучыларның берничәсе тоткарланган. Хәзерге вакытта  урам сугышының сәбәпләре ачыклана. Яшьләр бәргәләшкән дә тиз арада таралышкан, тик шәһәр халкының гына күңеле тыныч түгел. Узган гасырның туксанынчы елларына кире кайтмабызмы, дип борчылучылар да бар. Интернетта бу вакыйгада катнашкан сугыш чукмарларын, әллә гамбургер бүлешә алмаганнармы, оятсызлар, эшсезлектән көчләрен кая куярга белмиләр, дип сүгүчеләр дә  юк түгел.  Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Рафил Ногманов фикеренчә, хокук органнары 90 нчы елларга кайтырга юл куймас. Элек халык, урамда сугышучыларны күреп, тизрәк  полициягә шалтыратса, хәзер андый нәрсәләр бетеп бара.

– Урамда ун-унбиш малай барган очракта, берәрсе  полициягә шалтыратса була бит. Хәзер бу беркемгә кирәкми. 90 нчы елларда гел шалтыратып торалар иде. Полициягә эшләргә җиңелрәк булды. Хәзер полиция хезмәткәрләренең дә санын киметтеләр. Патруль хезмәтендә дә егетләр аз, шуңа күрә алар барысын да күреп бетермиләр. Балконнан пневматик коралдан атучы үсмергә килгәндә, әти-әнисе уйламагач, баласы ничек уйласын? Пистолетны җыеп куймагач, ата инде. Күзгә  күренеп тормаса, проблема булмас иде. Ул баланы исәпкә куярлар, аның тәртибен карарлар анысы. Теләсә  нинди кинолар карыйлар да көчләрен кая куярга белмичә йөриләр, – ди Рафил Ногманов. – Полиция урамда өерелешеп йөрүче егетләр сугышу очракларын бетерү буенча бик нык эшли. Эчке эшләр министрлыгы мондый хәлләргә азарга ирек бирмәс, әмма кешеләр  үзләре дә күрергә тиеш. Яшьләрне эшле итәргә, спортка тартырга, алар белән шөгыльләнергә кирәк.

Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының утызынчы утырышында оешкан җинаятьчелеккә каршы торуга шактый ресурслар юнәлтелүен әйтте. Оешкан җинаятьчел төркемнәрнең 823 әгъзасы җинаять җаваплылыгына тартылган, алар тарафыннан кылынган 1293 җинаять ачылган.

Яңа хис-кичерешләр кирәк

«Яңа гасыр» каналында «Юлчы» тапшыруын алып баручы журналист Альберт Шакиров мондый  проблема икътисадка да, бүгенге вазгыятькә бәйле түгел дип саный. Андый процесслар көтмәгәндә генә килеп чыга алмый. Моны оешкан җинаятьчел төркемнәрнең заманча формасына кайтырга дип тырышуыннан күрә. Ирек бирсәң, ул алга таба да булачак, ди.

– Элек тә андый  әйберләр булган. Ләкин без студент вакытта  көтүе белән сугышып йөрүчеләр сирәк иде. Туксанынчы елларда төрмәләргә утыртылган кешеләр төркеме иреккә чыга башлады. Аларның да, «чыга» дигән хәбәрнең дә йогынтысы бар дип уйлыйм, – ди Альберт Шакиров. – 14–15 яшьтән башлап (белмим, бу чор 20 яшькә кадәр барадырмы хәзер), үсмерләрнең каны  кыза торган, гормоннары уйнаган вакытта  бер төркемгә җыелуы табигый кебек. Монда аларны оешкан  бер агымга  кертү генә эчне пошыра. Бу 90 нчы елларга әйләнеп кайтабыз да яңадан  рэкет башлана дигән сүз түгел. Аның белән шөгыльләнүче кешеләр бар. Ләкин бер дулкын кабат үсмәкче була торгандыр.

Альберт Шакиров фикеренчә, көрәш юлы – тәрбия дип әйтер идең, әти-әнисез үскән балалар күп түгел. Әтиләрнең яртысы сугыштан әйләнеп кайтмаган дип  булмый. Әтисез үскәнгә, каты кул күрмәгән, дип әйтү тыныч заманда төп сәбәп була алмый. Хәзер яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Өйдән чыкмыйча да, бөтен нәрсә белән мавыгырга мөмкин. Кирәк икән, заказ биреп, ашарга китертә аласың, теләгән фильмыңны карый, уеныңны уйный аласың. Спорт заллары, бассейннар да җитәрлек. Яшьләрнең машинасы бар, нәрсәдер җитмәгәнгә, шулай  кыланалар, дип әйтеп булмый. Бәлки, рәхәткә чыдый алмыйлардыр, бәлки, аларга  яңа хис-кичерешләр кирәктер.

 Эшсезлек бәласе

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның мондый проблемалар турында уйланып йөргән чагы икән. Үзенең дә 21 яшьлек улы бар. Аның да төрле чаклары була, тик тәртипле,  үзен җаваплы тота, ди.

– Яшьләрнең карашы безнекеннән аерыла. Алар кебек вакытта без икенче идек. Әлбәттә, әнинең канаты астында гына  үсмәдек, сугышкан чаклар да булды. Элек тә авыл белән авыл сугышкан. Хәзер яшьләрне карасаң, бигрәк бәгырьсез кыланалар, бер-берсенең башларына сикерәләр хәтта. Кызлар  арасында да үпкәләшү генә түгел,  катылык бар. Андый нәрсәне каян күрәләр? Бәгырьсезлекне интернет тудыра дип уйлыйм. Заман шулай итте, – ди җырчы.

Әнвәр Нургалиев укыган чакта студентларның капчык ташуын, урам җыештыруын искә төшерде. Бүген яшьләр алай көч түгәргә теләми, ди ул. Хәзер эш бар, тырышкан кеше теләсә кайда акча эшли ала, ләкин ялкаулык көчле. Замана баласына җиңел керә торган акча кирәк. Эшсезлек исә начар уйларга этәргә. Шуңа күрә нинди дә булса шөгыль булырга тиеш.

– Үзебездән тора. Дөнья куабыз, күбрәк акча эшләргә тырышабыз. Без акча эшләгәндә, балалар үсеп җитте. Әни иркәләгәндә, әти күз карашы белән карап, кысага кертә иде. Хәзер тәрбия җитми дип уйлыйм. Әби-бабай тәрбиясе дә мөһим. Мәктәпләрдә укытучыларга да  хөрмәт кимеде. Без алардан куркып тора идек. Әти-әни, мәктәп, җәмгыять бер булганда гына нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Концертларымда  игътибар иттем әле, сәхнәдә яшьләр күп.  Бер буын үсеп җиткән инде. Шул вакыт эчендә  аларга берәр нәрсә бирергә өлгергәнбезме икән? Балалар начар түгел, алар күңелендә чаткы кадәр булса да изгелек бар, шуны кабызып җибәрергә кирәк,  – ди Әнвәр Нургалиев.

Фикер

Миргасыйм Кәримов, Азнакай районы ветераннар советы рәисе:

– Урамга чыгып сугышу – начар әйбер. Бу – гаилә генә түгел, җәмгыятьнең дә хатасы. Көчләрен кая куярга белмәгән яшьләрне эшкә, спортка тартырга кирәк. Аларның энергиясе күп. Безнең районда һәр җитәкчегә тәрбиясе аксаганрак, шук берничә  үсмер беркетелгән. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин да ике малайны тәрбияләде.  Әниләрен чакырып сөйләште, үзе дә өйләренә барды. Беренчедән, аларга бала-чага түгел, зур кеше итеп карау, күңеленә керү кирәк. Беркайчан да алдарга ярамый. Алдадыңмы, булмый, ул сиңа башка ышанмаячак. «Мин – түрә!» – дип түгел, тигез итеп сөйләшәбез. Үзем дә берничә баланы тәрбиягә алган идем, аларның тормышлары белән әле дә кызыксынып торам. Яшәгән йортларына бардым, әнисен, әбисен күрдем, үземә чакырдым, мунча керттем, киемнәр сатып алдым. Бакчада түтәлләрнең чүбен утаган өчен, көз көне  кишерен, кәбестәсен, суганын бирдем. Ул   малай әбисе белән генә яшәде. Басуга алып чыгып, комбайнда утыртып йөрттем. Руль тоткач, күзләре яна башлый. Тәмәке тартсаң, хәмер эчсәң, кара аны, дип, катырак та тордым. Берсенең хәтта туен да үткәрергә булыштым. Тәртипкә утыртып була, моның өчен  күз уңында тотарга кирәк.

 Психолог киңәше

Бала күңелен ничек аңларга?

Рәйсә Нуриева, психолог:

– Урамда үсмерләр өеләре белән сугышалар икән, бу – әти-әниләр гаебе. Димәк, аларның тәртибенә, үз-үзләрен тотышына игътибар итмәгәннәр. Кая гына җыенсалар да, улыгыз-кызыгызның кая баруы белән кызыксынып торыгыз. Дусларына карата битараф булмагыз, кем белән аралашканын белегез. Нәрсә белән мавыга, нәрсә ярата… Аларның борчылуын, нәрсәдер яшерүен күзләреннән дә белеп була. Кырын эшләре булса, алар сорауга тиз генә җавап таба алмыйлар, сине ишетмиләр яки  тиктомалдан көлеп, елмаеп торалар. Кая баруын әйтми икән, димәк, әти-әни  кечкенәдән өйрәтмәгән. Бакчадан кайтканда ук, нинди уен уйнадыгыз, кем белән аралаштың, дип сорарга гадәтләнегез. Бер-береңә ышанганда, кая барганын үзе әйтәчәк. Әгәр урам тәрбиясенә бирешәләр икән, димәк, өйдәге мохит канәгатьләндерми дигән сүз. Балалар белән шахмат, шашка, өстәл уеннары уйнагыз. Аларның урамга чыгасы да килми башлаячак. Әгәр тыңламыйлар икән, хәзер дә соң түгел. Тәмле сүз, наз барысын да үз урынына куячак. Балаларыгызның яраткан шөгыле булсын.

Сан

  • 2021 елда хокук саклау органнарыннан – 1659, алдагы елны 966 кеше  киткән. Аларның яртысыннан артыгы – пенсия яшенә җитмичә, үз теләге белән китүчеләр. Тикшерүчеләр, патруль-пост хезмәткәрләре, участок хезмәткәрләре штаты күпкә кыскарган. Кадрлар җитешмәү 12 процентка җиткән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү