Рәшит Фәтхрахманов: Дефолт булса да, булмаса да, безнең хәл начараячак

Дөньяның асты өскә килгән кебек тоела башлый икән, ул тетрәнүләрнең нигезендә акча-финанс мәсьәләсе ята. Валюта тотрыклы булса, илләр һәм кешеләр тыныч кына яшиләр. Акчага ышаныч беткәндә, сәүдә сугышлары, икътисад сугышлары башлана.

Бу юлларның авторы әлеге темага 15 елдан артык яза инде. 2006 елда «Акча-макча» дигән язмада: «Туксан икенче елдагыга караганда да куәтлерәк финанс кризисы һәм бөек таркалу көтәргә мөмкин без яшәгән ватанны. Бу исә капитализм потенциалының тагын ничә елга җитүенә генә бәйле», – дип язганмын, мәсәлән. Интернетта эленеп тора ул язма. Кисәтмәкче булганмын инде. 2008 елда исә «Алтын-малтын» дигән язмада: «Без Америка һәм Европа илләре, Кытай һәм Япония, Һиндстан кебек державаларның энергетик чимал базарлары өчен үзара тарткалашулары якынлашкан бер чорда яшибез. Бу исә Өченче Бөтендөнья сугышының дәһшәтле адымнары инде кызулана бара дигән сүз. Аның беренче канонадаларын инде Әфганстан һәм Гыйракта ишетергә була. Чиратта – Иран һәм Сүрия. Бу исә конфликтка Кытай һәм Һиндстанның да тартып кертелүе дигән сүз», – дип кисәткәнмен үземчә. Игътибар итегез: ул чакта әле Сүрия иттурагыч хәрәкәткә килмәгән һәм тыныч кына яшәп яткан ул илдә вәхшәт башланыр дип беркем дә уйламый иде. Хәзер карагыз: Көнбатышның бөтен державалары (Россияне дә кертеп) ул илдә үз гаскәрләрен тота, беркем дә чыгарырга уйламый. Нидер көтәләр…

Хәзер бүгенге вазгыятькә карыйк. Россиянең алтын-валюта резервлары Көнбатышта бикләнде. Монда 300 миллиард доллардан артык акча турында сүз бара. Олигархларның чит ил банкларында туңдырылган акчасы 400 миллиард доллар тирәсе дип әйтәләр. Яхталар, затлы күчемсез милек бу суммага керми дип беләм. Финансчылар Россиянең дефолты турында сүз алып баралар. Дефолт булса да, булмаса да, безнең хәл начараячак, монысына шикләнмик. Мин үзем киләчәктә Америка һәм Кытай кебек гигантларның да дефолтын көтәм. Искә төшерик: дефолт ул – әҗәтләрне түли алмау дигән сүз. Хәзерге көндә Россия банклары сумнарны долларга алыштырмый бит. «Кара базар»да гына валюта алып була. Анда исә доллар бәясе 200–300 сумга җитә. Тагын бер нәрсәне искәртик: «кара базар»дан валюта алу җинаять дип санала, моның өчен 7 елга кадәр утыртырга мөмкиннәр. Кайбер Россия банклары азәрбайҗан манаты, чин юане, казах тәңкәсе, төрек лирасы, һинд рупиясендә дә кертемнәр ача башлаганнар икән. Син банкка сумнар белән киләсең, кертемне син теләгән валютада ачалар ягъни. Кайсы валюта ышанычлырак дип саныйсың, шул валютага сыенасың. Россиягә карата чикләүләр кертмәгән теләсә кайсы ил валютасын сайлый аласың. Беләсезме, валюталарның берсе дә ышанычлы түгел, хәтта доллар да. «Акчаны сумда сакласаң ышанычлырак, сум күче астыннан аны беркем дә эзләмәячәк», – дип анекдот сөйләү сумның бөтенләй абруе калмавын дәлилли. Әмма дә ләкин сум өеме астына тыгардай ышанычлы бер валюта да юк бүген. Доллар дисезме? Вакытлыча ярап тора инде ул яравын. Әмма газета хәбәрчесе менә мондый хәбәр алды кичә: «Wall Street Journal яза: Согуд Гарәбстаны Кытай белән нефтьне юаньга сату турында сөйләшүләр алып бара». Доллар өстендә бик зур яшен яшьни дигән сүз бу. Согуд нефтенең дүрттән өч өлешен исә Кытай сатып ала. «Кара алтын» бәясен төшерү өчен, АКШ Президенты Байден Согуд Корольлегенә һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә әллә ничә тапкыр шалтыратты, телефонны алмадылар, дип тә әйтәләр. Дөрес, Дәүләт департаменты моны фейк дип кире кага, әмма гарәпләр нефть чыгаруны арттырырга бик тырышмыйлар – монысы хак. Төрекләр Россия белән – сумда, һиндлылар рупийда сәүдә итәргә риза. АКШ лидерлыгы югалып, доллар системасы җимерелеп килә. Сум күче астына доллар яшерергә теләсәгез, яшерегез, әмма бик озак срокка түгел.

Берничә көн элек кенә Владимир Путин, алтын коелма сатып алганда, НДС түләүдән азат итә торган законны имзалады. Моңа кадәр 20 процентка кыйммәткәрәк алырга туры килә иде алтынны, НДС өстәлә иде. Әмма барыбер 24 февральгә кадәр алтын коелма сатып алсаң, ота идең. Алтынның доллардагы бәясе дә, долларның сумга курсы да бик үсте чөнки. Әмма бүген сумга алтын коелма алып булмый дип беләм. Банклар аны долларга гына саталар. Ни өчен сумның абруен төшерәләр, аны кимсетәләр? Сәясәтнең нигезендә шул ята: чит илләр белән сәүдә итү өчен доллар кирәк, ә россияле халыкның итек кунычында һәм матрас астында йөзләгән миллиард доллар бар. Менә шуларны әйләнешкә кертергә телиләр. Ә бит башкача эшләп була иде. Берничә ел элек үк сумга алтын стандарт кертсәң, ягъни алтынга берсүзсез алыштырыла ала торган итсәң, берәү дә пыяла банкада доллар пачкасы сакламас иде. Инфляциягә бирешми торган һәм курсы түбәнәйми торган валютага ия булыр идек. Алтын да тик ятмас, сәүдә әйләнешенә кереп, икътисадны күтәрергә булышыр иде. Бик зур потенциалга ия ул алтын акча. 1917 елгы революциядән һәм бөлдергеч Гражданнар сугышыннан соң илдә ачлык-ялангачлык хөкем сөргәндә, Ленинның башы эшләп, әйләнешкә червонец –  алтын белән тәэмин ителгән акча кертә. Бизнес шунда ук хәрәкәткә килә, икътисад шунда ук күтәрелә башлый, кибетләр товар белән тула. Бүгенге вазгыятьтә дә червонец Россия икътисадын күтәрергә булыша алыр иде, әмма аны кертмәячәкләр, чөнки хәзерге глобаль капитализм кагыйдәләре аны кабул итә алмый. Капитализмны җирләгәннән соң, әйләнешкә алтын-көмеш акчалар керәчәк, бу шиксез. Әмма аңа кадәр Сүриядә тупланган гаскәрләрнең бик каты бәрелешкә керәсе бар әле. Алтын-көмеш акчалар беркайчан да кыйммәтләрен югалтмыйлар алар. Туксанынчы елларда чегәннәр өйдән-өйгә йөреп, әбиләр чәчкә таккан талир тәңкәләрне сорап йөрделәр бит әле. Аларның чын кыйммәтен беләләр иде чөнки. Югары совет чиновниклары да ришвәтне Бохара әмире суккан алтын тәңкәләрдә ала торган булганнар дип әйтәләр. Бик зур һәм кызыклы тема бу, әмма мәйдан төгәлләнгән икән инде. Аннан соң Швейк афоризмнары да безгә күп сөйләшмәскә куша. «Тилеләр йортында һәркем парламенттагы кебек башына ни килсә, шуны сөйли ала», – дип әйтә дә ул әйтүен. Без тилеләр йортында түгел. Парламентта түгел дә түгел инде.

                                       Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү