Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә реставрацияләнә торган Спас манарасын карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә февраль аенда реставрацияләнә башлаган Спас манарасын карады. Шәһәр символларының берсе булган манара хәзер проект-тикшерү стадиясен уза. Якын арада архитекторлар һәм ТР Мәдәният министрлыгы кирмәннең төп керү капкаларын яңарту турында фикер алышачак.

Искәртеп узабыз, ЮНЕСКО объекты булып санаган архитектура һәйкәлен карауда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

«Фасадларны үзгәртүне җәйгә төгәлләргә телибез. Ә алга таба, ел ахырына, манара кунаклар кабул итә башларга мөмкин», — диде «Татар-информ»га Ирада Әюпова.

Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова әйткәнчә, манараны туристлар өчен функциональ һәм ачык итеп ясау — иң мөһим бурычларның берсе. Әмма бу аның нинди торышта булуын тикшерүне һәм мөмкин булган йөкләнешне исәпләүне таләп итә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү