Хөкүмәт йортында тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча ведомствоара комиссия утырышы уздырылды

Тарихи җирлекләрдә төзелеш эшчәнлеген алып баруга бигрәк тә зур таләпләр куела.  Проектлар җирлекләрнең тышкы кыяфәтен бозмаска, мәдәни мирас объектлары сакланылышына зыян китермәскә тиеш.

Хөкүмәт йортында тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча ведомствоара комиссия утырышы уздырылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган чарада кайбер төзелеш проектлары каралды.

Республиканың тарихи җирлекләрендә: Казанда – 6 һәм Свияжскида, Лаешта берәр объект төзү күздә тотыла.

Утырышта иң элек Казанның Париж Коммунасы урамындагы тулай торак бинасы, 25 Октябрь урамындагы, Бутлеров урамындагы күпфатирлы торак йортлар проектлары каралды. Шулай ук «Спартак» аяк киеме фабрикасы биналарын яңарту концепциясе белән таныштылар. Биредә IТ-парк булдырылачак. Моннан тыш Тукай урамында тулай торак бинасы белән бергә Мөхәммәдия мәдрәсәсенең административ бинасын төзү проекты буенча фикер алышу булды. Рөстәм Миңнеханов комплексның Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төзеләчәген искәртте.

Комиссия әгъзалары Свияжскида иконалар ясау остаханәсе проекты буенча да фикер алышты. Проектларның барысы да хупланды.

Лаешның «Ак мәчет» төзелеше проекты кабат карап тикшерүгә чыгарылган иде. Объект белән архитектор Андрей Котельников таныштырды. Проект, алдагы утырышта әйтелгән тәкъдимнәрдән чыгып эшләп җиткерелгән: гөмбәзенең зурлыгы, кәрнизләренең формалары үзгәртелгән. Әлеге проект та хуплау тапты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү