Зур сугышка әзерләнергәме?

Дөнья вакыйгалары Украина конфликты тирәсендә бөтерелүләрен дәвам итә. Россияне блокадага алу планнары тулысынча ук барып чыкмый. Бердән, дөнья илләре, аеруча Көнбатыш, углеводородларга мохтаҗлык кичерә һәм санкцияләр астында калган илдән газ һәм нефть сатып алуны дәвам иттерә.

Әмма киләчәктә Себердән килә торган энергия чыганакларыннан баш тарту стратегиясе сайланды һәм шул юнәлештә кызу рәвештә эш дәвам итә. Көнчыгыштан килгән газ агымнарына аеруча бәйле булган  Германиянең вице-канцлеры Роберт Хабек үткән атнада Дохада булды һәм Катар газын сатып алу турында сөйләшүләр алып барды. Катар әмире белән очрашканнан соң, ул озак сроклы энергетик партнерлык турында килешү төзелүен хәбәр итте һәм бу карарның көчле импульс бирүен әйтте.

Вашингтон Россиягә аркадашлык итүдән баш тартмаган Пекинга басым ясарга тырыша. Үткән җомгада Байден белән Си Цзиньпин видеоконференция форматында ике сәгатьлек сөйләшү уздырдылар. Соңыннан Кытай ягы үзенең тынычлык тарафдары булуын, әмма үз карарларында бәйсез калуын белдерде. Пекин килеп туган вазгыятьтә НАТОны гаепли. Океан артындагылар Әнкара белән дә актив консультацияләр алып баралар. Россиянең рәсми мәгълүмат чаралары, АКШ Төркияне Россиядән сатып алган С-400 зенит-ракета комплексларын Украинага бирергә өнди, дип әйтәләр. Алмашка океан артыннан Әнкарага F-35 хәрби очкычлары вәгъдә итәләр. Бишенче буын хәрби самолетларга караган бу очкычларны Төркиягә сатуны тыйганнар иде. Акчасын алдан түләп куюга карамастан, Әнкара бер истребитель дә ала алмады. Хәзер С-400 не Украинага бирсә, Төркия хәрби өлкәдә Америка санкцияләреннән котылачак. Әнкараның позициясе мәгълүм түгел. Конфликтка кергән илләрнең икесе белән дә яхшы мөнәсәбәт сакларга тырышучы Әрдоган Вашингтон басымына буйсынса, Россия белән Төркия арасында киеренкелек пәйда булачак, билгеле. Мәскәү Әнкараның Киевка «Байрактар»лар сатуына сабыр итсә дә, украиннарның Россиянең үз коралы белән үзен тукмавына килешмәячәк, әлбәттә.

Бик күп мәнфәгатьләр кисешкән урында нәрсәнең шартлап өзеләсен, кайсы җепләрнең үзара бәйләнәсен әйтү кыен. Йәмән гыйсъянчылары, Согуд Гарәбстанының нефть инфраструктурасын җимерү өчен, беспилотниклар куллана башлады дигән хәбәр килде дүшәмбе иртәсендә бу юллар авторына. Корольлек әллә ничә елдан бирле инде гыйсъянчыларга каршы махсус хәрби операция алып бара, нәтиҗәләре генә еларлык. АКШтан алган югары технологияле коралларга ия булу да булышмый.

Үткән атнада Франция Президенты Макрон: «Безнең континентта башланырга мөмкин булган югары итенсивлыктагы хәрби конфликтка әзер булу өчен, безгә инвестицияләрне арттырырга кирәк», – дип белдерү ясады. Сүзнең Россия белән бәрелешү хакында баруын аңлау кыен түгел. Польша Президенты Анджей Дуда оборона турындагы законга имза салды. Поляк армиясен ике тапкыр арттырып, 300 мең солдатка җиткерү планлаштырыла. Төньяк Атлантик блок белән Россия конфликты ихтималлыгын бу юлларның авторы иллегә – илле дип бәяли. Куркыныч көннән-көн үсә һәм хәтта Киев белән Мәскәү тыныч килешүгә ирешсәләр дә, зур сугыш ихтималы калачак.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү