«Ифляциянең түшәмгә сикерүен ике елсыз да туктатып булмас»

 Махсус хәрби операция Россиянең эчке тормышында да зур сикәлтә китереп чыгарды. Икътисад паровозы зур тизлектә тупикка таба хәрәкәт итә һәм тормозларга басып, аны башка рельсларга күчерү өчен гадәттән тыш тырышлык куярга туры килә.

Икътисад театрының төп режиссеры – Үзәк банк үткән җомгада яңадан утырышка җыелды. Төп ставка 20 процент килеш кала. Аны күтәрүнең дә, төшерүнең дә бик әһәмияте юк бугай инде, чөнки инфляция барыбер ярлардан ташый. Чит ил товарларына гадәттән тыш бәйлелек үз сүзен әйтә. Россия автозапчастьларның – 95 процентын, уенчыкларның – 92, аяк киеменең – 87, өс киемнәренең 82 процентын тышкы базарлардан ала икән. Соңгы өч позицияне үз товарларыбыз белән алыштыру артык кыен булмас булуын. Хәзер хосусый бизнес бар, ул тиз хәрәкәт итүчән. Әмма, әйтик, кием тегәм дисәң дә, тукыма кирәк. Текстильгә чит илләрдән бәйлелек – 73 процент. Тегү машиналары табу, кадрлар әзерләү дә бер-ике көнлек кенә эш түгел. Телеком җиһазларга 86 процент бәйлелектән ничек котыласы? Монысы – зуррак проблема, чөнки югары технологияләр таләп итә, зур җитештерү мәйданнары сорый. Үзәк банкта да килешәләр моның белән. Элек үзебездә җитештерү рентабельле булмаган товарларны җитештерү хәзер табышлыга әйләнәчәк, әлбәттә, әмма вакыт сорый, диләр. Шул сәбәпле ифляциянең түшәмгә сикерүен ике елсыз да туктатып булмас, дип саный Нәбиуллина ханым.

Үзәк банк та, башка рәсми чыганаклар да үзебездә җитештерелгән товарларның бәясе күккә чөелүенә борчыла. «Сатып алу «бизгәге» шикәрдән кер юу порошокларына һәм гигиена чараларына сикерде», – дип билгеләп үтә «Российская газета». Офис кәгазенә бәяләр биш-сигез тапкыр сикерде. Дефицитка дә әйләнеп бара әле ул җитмәсә. Урманнар – безнеке, кәгазь – чит илдән шул, берни дә эшләп булмый. Бәяләрнең төп генераторы – әлегә товарга кытлык түгел, ажитоаж, әлбәттә. Кешеләр акчага ышанмыйлар, кулдагы чыпчыкны һавадагы торнадан яхшырак дип саныйлар. Шул сәбәпле рәсми хакимиятләрнең тынычландырырга тырышуы кире нәтиҗә генә бирә. ВТБ банкы физик затларга да алтын коелманы сумнарга сата башлаган икән. Тотрыклы алтын бәясе урнаштырып булса, сумга ышаныч артыр иде, әмма алтын сатып алуның минималь күләме – бер кило. Киң массаларның кысыр акча янчыкларына бер кило алтынлык акча каян килсен ди инде. Бик тырышсаң, бер-ике унциягә акча табып булыр, бәлки. Шуңа күрә алтын сәүдәсе дә киң таралыш ала алмаячак һәм финанс тотрыклылыгына китермәячәк. Әлегә шунысы куандыра: сум курсы бераз күтәрелде. Долларны безгә сатмыйлар инде сатуын, бәлки, импорт товарлар бәясе тотрыкланыр. Валюта булганда да, сәүдә итү кыен әле монда. Кытай бизнесы, әйтик, безнең белән товар алышырга бик риза, әмма чин банклары, АКШ таләбенә буйсынып, акча күчерергә бик ашыкмыйлар. Шул сәбәпле юаньдагы резервларны да бик файдалынып булмый икән әле.

                                                                  Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү