«Мансур хәзрәткә Дөррикамал әбисе кулларының шифасын, сәләтен калдырып киткән»

«Без булмасак, кем?» Бу сүзләрне һәрберебезнең мең тапкыр ишеткәнебез, укыганыбыз бар. Һава десанты гаскәрләрендә (ВДВ) хезмәт иткән егетләрнең девизы шундый. Иң авыр гаскәри бурычларны дәүләтебез иң беренче шул егетләргә тапшыра. Чөнки бу Россия хәрби көчләренең «каймагы» – элитасы. Бүгенге дәүләтебез өчен җиңел булмаган көннәрдә дә ышанычны аклый егетләр.

Менә шул асыл егетләрнең берсе – Батыров Мансур Нурулла улын Мамадыш районында белмәгән кеше бик сирәктер. Районда гына да түгел, республикабызда, илебез киңлекләрендә, дип әйтсәм дә ялгыш булмас, чөнки аның шифалы, җанга җылы вәгазь-догаларының файдасын күреп, шифасын алып, Аллаһның рәхмәтләрен укып китүчеләрнең саны бик күп. Мамадыштагы «Изге нур» мәчетенең алыштыргысыз имамы булып хезмәт итә ул. Әйе, чыннан да хезмәт итү, дип атыйм мин Мансур хәзрәтнең Ходай юлыннан барып, кешеләрне дини һәм рухи яктан баетуын, яктылыкка өндәвен.

Алма агачыннан ерак төшми, диләр безнең халыкта. Дөрестән дә шулай икән ул. Егерменче гасыр башында гомер иткән дәү әнисе Дөррикамал (бездә халык якын итеп «Дөррикамалттәй» дип искә ала иде) янына, аның шифасын алырга дип, Шәдче авылына ерак араларны якын итеп килә халык. Хәтта бервакыт Совет киноларының танылган актеры да Мәскәү каласыннан Дөррикамал апа янына ярдәм сорап килгән,  дип сөйлиләр иде белгән кешеләр. Дөррикамал апа Мансур атлы яраткан оныгына үзенең бар ягымлылыгын, кулларының шифасын биреп, хәер-догасын калдыра да инде.

Әти-әнисе Нурулла абый белән Мөгәздәмә апа икесе дә колхозда хезмәт куялар. Авылның үрнәк гаиләсе булып, ике ул, бер кыз үстерәләр. Мансур урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Литвада һава десанты гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәп, туган авылына әйләнеп кайта. Җырга-моңга гашыйк, оста гармунчы егет читтән торып Алабуга мәдәни-агарту уку йортына укырга керә, авылның мәдәният йортында мөдир булып эшли. Соңрак десантчы егет үзен тагын кырыс сынауларда сынап карарга дип  Нефтеюганск, Нижневартовск якларына нефть разведкасы оешмасына эшкә кереп, тугыз ел хезмәт куя. Шул елларда авылның иң уңган, акыллы кызларының берсе булган Фәүзия белән тормыш кора. Туксанынчы елларда Мансур Нурулла улы – колхоз мөдире, аннан соң озак вакытлар Шәдче авылы картлар йортында мөдир булып эшләп ала. Үз көчләре белән йорт салып чыгалар. Үрнәк гаилә традицияләрен дәвам итеп, Мансур белән Фәүзия дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр.

Дингә тартылу канына сеңгән булган инде. Тормыш юлын кискен үзгәртеп, үзлегеннән «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсенә укырга кереп, аны уңышлы  тәмамлый. Инде менә 15 елга якын Мансур хәзрәт – Мамадышның «Изге нур» мәчете имам-хатыйбы. Һәр көнне җил-суык дими, буран-кар дими,  Шәдче – Мамадыш арасын (35 чакрым ара) йөреп, үз вазыйфасын башкара. Аннан үзенең туган авылы мәхәлләсендә дә имам-хатыйп бит әле ул. Авылдашлары бертавыштан, Мансур хәзрәт, син безне ташлама инде, дигәч, үтенечләрен кире кага алмады. Башкача була алмый – халыкның ышанычы аның өчен буш сүзләр тугел! Туксанынчы елларда җиткерелгән авыл мәчетенең җылылык системасын, тәһарәтханәне яңартуга үзенең һәм иганәчеләрнең тырышлыгы белән берничә йөз мең сум белән исәпләнгән эшләр башкардылар узган ел. Иртәнге, кичке намазларны укыта хәзрәт туган авылында. Замана тыныч түгел, дип тормады: ике ел элек һәр мөселман кешесенең изге бурычы, фарыз гамәле булган хаҗ кылып кайту насыйп булды үзенә. Шулай да, һәр елның бер көнендә, 2 августында, түбәтәен салып куеп, кадерләп саклана торган зәңгәр беретын киеп куя да яшь чакларын, хәрби дусларын искә ала ул.

Сәләт, галимнәр аңлатуынча, бик тә күпкырлы һәм бөтенлеккә ия күренеш. Әбисе Дөррикамалдан калган, Ходай биргән сәләтне ул күптәннән сизеп йөри. Яшьрәк чагында да күрше-күлән авырып торучы балаларын Мансурга алып керә торган булган. Сихәтле догаларыннан соң, Ходай рәхмәте, бала-чага изрәп йокыга талып, савыга торган булган. Хәзер инде Мансур хәзрәт, ялварып, ярдәм сорап килгән кешеләрне кабул итеп, өшкереп, үзенең шифасын бирә. Ярдәме дә тия. Рәхмәт укучылар бик күп. Араларында башка дин вәкилләре дә бар.

Мәчет ишекләре һәркем өчен һәрвакыт ачык. «Аллага шөкер, намаз вакытларында мәчетләр халык белән тулып тора,  күңел шуңа сөенә, – ди  Мансур хәзрәт. – Изге җомга, гает бәйрәмнәребезне әйтмим дә инде. Шунысы куанычлы: яшьләр бик теләп йөри намазларга. Димәк, башкарган эшләребезнең нәтиҗәсе һәм тирән мәгънәсе бар».

Мәчеттә мәктәп балалары өчен якшәмбе дәресләре алып барыла. Якын-тирәдә яшәүче мәктәп укучылары бик теләп мәчет ишекләрен ачып керәләр. Анда намаз уку, гарәп телен, грамматикасын өйрәтәләр. Бәйрәмнәрдә балаларны тәм-том, күчтәнәчләр белән сыйлыйлар. Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм ел дәвамында алып барыла. Ифтар мәҗлесләрендә тулы өстәл-табыннар белән һәр теләгән кешене каршы алалар.

Бүген Мансур хәзрәт белән тормыш иптәше Фәүзия ханым хөрмәтле әти-әни булу белән беррәттән, яраткан дәү әти белән дәү әни дә. Дүрт кызлары да тормышта үз юлларын табып, шул юл буйлап горур атлап бара, җиде онык үсеп килә, Алла рәхмәте белән. Абыйсы Гомәр,  авылга кайтып, туып-үскән нигезләрендә төпләнде. Авылда мәчетне, зиратларны чиста, пөхтә тотуга зур көчен куя. Сеңлесе Роза гомер буе балаларга белем бирде. Мәдрәсәдә дин курсларын бетереп, Ходай кушканча яшиләр – ихтирамлы гаилә.

Нәселләре «Батырлар» булгангадыр инде, Мансур хәзрәт авырлыклардан куркып торучылардан түгел. Башлаган эшен ахырына кадәр һәм җиренә җиткереп башкара.  Хәзрәтнең яшәү девизы:  «Тырышлык белән, үз халкыңа эчкерсез хезмәт итү белән үзеңнән соң да якты эз калдырырлык итеп яшәргә кирәк бу дөньяда».

Илдар Галәветдинов


Фикер өстәү