Татарстанда хәмер белән сәүдә итү вакыты озайтыла

Аны иртәнге 8дән кичке 11гә кадәр сатуны рөхсәт иткән закон үз көченә керде.

Исегезгә төшерәбез: узган атнада Дәүләт Советы депутатларының өчтән ике өлеше спиртлы эчемлекләрне сату вакытын чикләүне бетерүне күздә тоткан закон проектын хуплап тавыш биргән иде. Моңа икътисади дәлилләр китерелде.

Шул ук вакытта, Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада быел гыйнвар-февраль айларында хәмердән агулануның 97 очрагы теркәлгән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 3,8 процентка кимрәк.


Фикер өстәү