Авыл ничек яши? 

Кибетләрдәге бу ыгы-зыгылар башланганчы ук инде Балтачтагы бер кибеткә керсәм, өлкән яшьтәге бер апа 90 сумнан ниндидер (кайсыдыр илдән кайткан) бәрәңге сайлап маташа. Бәрәңгеләре уртакул гына, кыяфәте дә әлләкем түгел. Түзмәдем: «Апа, бу кадәр кыйммәткә бу бәрәңгеләрне алганчы, Салавыч колхозы («Татарстан» хуҗалыгы, өлкән кеше аңласын өчен авыл исеме белән әйттем) 30 сумга эре бәрәңгеләр сата бит. Атна саен һәр шимбәдә саталар, белдерүләре чыгып тора», – дидем.

«Анда кадәр төшәргә (сигез километр) машинасы кирәк бит әле», – дисә дә, ул уйлана калды. Алгандырмы, белмим, Салавычка төшеп өлгергәндерме, бу атнада әлеге хуҗалыкның белдерүеннән инде «эре бәрәңге сатабыз» дигән өлеше төшеп калган булып чыкты. Орлыклык бәрәңгене  килограммын – 17, малга ашатыр өчен вак бәрәңгене 6 сумнан сатабыз, сатуда эре бәрәңге юк дигәннәр. Бу белдерүгә игътибар да итмәс идем, әмма соңга көннәрдәге вазгыять кешеләрне уйландыра башлады. Эшләп азапланасы да юк, барысы кибеттә бар, дип, җиңелрәк яшәү рәвешенә күчеп диярлек беткән авыл халкы да: «Болай булса, бәрәңге җирләрен арттырмыйча булмас», – дип сөйләшә башлады (шул сәбәпле, мин әйткән хуҗалыктан утырту бәрәңгеләре сатып алучылар да арткан). Әй, һаман бәрәңге генә ашап тормабыз әле, җитә ул, дип, бәрәңге бакчаларын кечерәйтеп бетергән идек шул. Хәер, әлегә бу кадәресе дә сөйләшү генә. Алда әле башланмаган бер ай бар, сала кешесенең фикерен үзгәртергә күп кирәкми.

Әнә бит, үткән ел корылык булып, печән-салам, ашлык бәяләре шактый кыйммәтләнгәч, «Иии, бу бәягә корма сатып алып, мал асрап булмас, сыерларны, бозауларны киметәсе булыр», – дигәннәр иде, сөткә-иткә бәяләр әллә ни сизелерлек тә артмады, ел буена җитәрлек азыгын да туплады, мал-туарын да киметмәделәр. Әле алай гына да түгел, кыш буе буаз сыер сатып алам дигән белдерүләр дә күренгәләп торды. Соңгы вакыттагы ыгы-зыгылар башлангач, ышанам, бик күпләр: «Әле ярый терлекләрнең санын киметмәгәнбез», – дип тагын бер кат шөкер иткәндер. Каланыкылардан бер өстенлеге инде бу авыл халкының. Ул нинди генә катлаулы вазгыять булса да, ач булмабыз, ите-мае, сөте үзебезнеке, дип шөкер итәргә күнеккән.

Шәһәрләрдә халык талашып-тарткалашып шикәр комы, он, башка төр ашамлыклар, су буе чиратлар тора-тора, көнкүреш товарлары, гигиена әйберләре җыйганда да авыл ничектер бу әйберләргә тынычрак карады шикелле. Район үзәге белән дә авыллардагы вазгыять  күпкә аерылды. Бәлки мәгълүматның күбесенчә берьяклы булуы да үз эшен эшләгәндер. Кечерәк авыл кибетләрендә әле дә кырылып нәрсәдер алалар димәс идем. Бездә, мәсәлән, шәхси эшмәкәрнең кечкенә генә бер кибете эшли. Атнага ике тапкыр товар кайтып тора. Авыл халкы кайтканнан-кайтканга алып күнеккән. Бу көннәрдә  берничә тапкыр барып та әллә ни аерма күрмәдем. Бушаган киштәләр юк. Элек кайтып калганнарын элеккечә алганнар, хәзер кайтканнарын яңа бәядән алалар. Мисалга, соңгы көннәрдә бер капчык шикәр комы кайткан булган, килограммын йөз сумнан да берәр-икешәр килограммлап алалар икән. Тавышланып, ник алай да ник болай, диюче булмаган.

Кыйммәт булса булсын, булып торсын – авыл халкы ничектер шушындый фикердә. «Бөтен нәрсәгә бәяләр артты, чебешләрнең дә бәясен арттырмый хәл юк, сораучыларыбыз кимемәсме икән дигән идек, шөкер, заявкалар бик күп, – ди үзләренең инкубаторы булган Фирая апа да. –  Бөтен кеше, эшләгез генә, ди. Башка елларны да кош-кортны бик күпләп алалар иде. Бездә халык тырыш бит, күпләп асрыйлар, әле һәркайсын берничә партия алып үстерүчеләр дә күп».

Бәлки нәкъ тә менә авылда хезмәт куеп яшәгәндә  ач булмабыз дигән ышаныч кешеләргә ниндидер тынычлык бирә торгандыр. Шук вакытта үткән елларда мондыйрак хәлләрдән гыйбрәтләр алдык бит инде, дип, бәяләр артуга, кытлыкларга исе китмәүчеләр дә бар. Андыйлар бәяләр барыбер кимер, дип өметләнә.

«Бер елны үләм-бетәм дип тоз җыйдык инде, әллә нинди кыйммәт бәяләргә алдык. Озак та тормады, тозга бәя төште, кайтарып та тутырдылар, – ди авылдашым N. апа. – Күпләп запас алырга уемда да юк».

«Запас белән алып өйрәнмәгән идек, өйдә бер салырлык шикәр комы калган иде, соңгы пачка тозны башлаган идек», – диючеләр дә юк түгел. Авыл халкының да күпчелеге элекке кебек капчык-капчык он, шикәр комы, тоз һәм башкасын запасламый гына, кибеттә көндәлек барысы да барлыкка күнеккән иде шул инде. Шул ук вакытта калага баручыларга әллә юри, әллә чынлап, очсыз бәядән ашамлыклар алып кайтырга кушучылар да,  акча алышына икән (дефолт дип сөйләшми авылныкылар) дигән сүзләргә дә, байлар кайгырсын, дип исе китмәгән кыяфәт чыгаручылар да, һәммәсенә битарафлар да  бар. Һәркем үзенчә фикерли, үзенчә яши. Иң мөһиме, бөтенесе вакытлыча гына, хәзер барысы үз урынына кайта дигән өметләре аклансын да, шәһәрдәге матавыклар килеп җиткәнче, вазгыять үзе үзгәрсен иде…

Гөлсинә Хәбибуллина

 


Фикер өстәү