“Милли матбугат чараларын заманча фикер йөртә торган, югары белемле журналистлардан башка үстереп булмый”. Бу хакта «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында әйтте.
– Милли мәгариф, мәдәният, матбугат, туган тел бер максатка хезмәт итә. Әлеге чылбыр өзелә икән, барысы да мәрҗәннәр кебек таралып бетәчәк. Мәктәп, редакцияләр, яшьләр оешмалары, сәнгать әһелләре, барысы да бер юнәлештә эшләргә тиеш. Төп бурыч – бүгенге көн укучысында милли үзаң тәрбияләү, социаль актив шәхес үстерү, татар халкының рухи кыйммәтләрен саклап калу, массакүләм мәгълүмат чараларын, традицияләрен саклап, яңа технологияләр кулланып актив эш алып бару, – диде Айдар Сәлимгәрәев
Айдар Сәлимгәрәев белдергәнчә, журналист булырга теләк белдергән, туган телен яхшы белүче яшьләрне ачыклау өчен редакцияләр югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә. Әлеге белгечләрне үстерүдә КФУның Журналистика, медиакоммуникацияләр югары мәктәбе үз өлешен кертә, ләкин татар юнәлешендә бюджет урыннары җидәү генә. «Татмедиа» каршында журналистика мәктәбе эшли. Республика Президенты йөкләмәсе буенча 2018-2019 елларда 16 студент институтка урнаштырылган. Быел проектның беренче карлыгачлары татар редакцияләренә эшкә урнашачак.
Айдар Сәлимгәрәев КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар массакүләм мәгълүмат чаралары өчен бюджет хисабына журналистлар әзерли башлавы хакында да сөйләде. 2022 елда – 21 студент, 2023 елда 20 студент диплом алачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat