Бишенче пакет: нефтьтән башка буламы?

Евросоюз Россиягә каршы санкцияләрнең бишенче пакетын әвәләү белән мавыга. Европадагы радикаллар Россия нефтен һәм газын сатып алуга эмбарго кертүне таләп итә. Әмма дә ләкин бу бер селтәүдә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, чөнки Себер углеводородларыннан баш тарту энергетик коллапс китереп чыгарырга мөмкин.

Мәскәү махсус хәрби операция башлар алдыннан нәкъ менә шуңа исәп тотты һәм катгый санкцияләр булмас дип өметләнде. «Кара алтын»ның бүгенге бәясе кот очарлык ук түгел ул үзе. Искә төшерик: 2008 елның көзендә җир мае баррельгә 147 доллар бәя сорый башлаган иде. Глобаль кризис адымнары ул бәяне кисәк түбәнгә – 30 долларга кадәр ыргытты. 2014 елда, Кырым эпопеясенә кадәр дә нефть 117 долларга йөрде. Бүген 100–116 доллар чикләрендә тирбәлә. Россия өчен бик яхшы бәя, Көнбатыш өчен дә үтерерлек түгел. Мәскәү белән бил алышучы каршы як углеводородлар бәясен төшерергә омтыла һәм озак сроклы перспективада Мәскәү белән бу өлкәдә хезмәттәшлекне бөтенләй туктатырга тели. Хәзерге вакытта шартлар Россия файдасына. Иран һәм Венесуэла якындагы көннәрдә генә углеводородлар экспортын арттыра алмыйлар. Бу берничә көн, хәтта ай эше генә түгел. Согуд Корольлеге һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә арттырырга ашыкмыйлар. Дүшәмбе көнне согудләрнең Тышкы эшләр министрлыгы нефть дефициты өчен җаваплылыкны үз иле өстеннән төшерде, Йәмән гыйсъянчыларының һөҗүмнәре шартларында экспортны арттыра алмауларын әйтте. Гарәпләр Көнбатышның гыйсъянчыларны җиңеп бирүен таләп итә, кыскасы.

АКШның сланец нефте чыгаручы компанияләре никтер «кара алтын» чыгаруны арттырмыйлар. Моңа Байден үткәргән икътисад сәясәте гаепле дип беләм. Хәтерсез Президент нефтьчеләргә Трамп биргән барлык өстенлекләрне алып бетерде һәм аларны салымнар белән богаулап куйды. Менә шундый шартларга карамастан, җир мае бәясе әлегә чагышырмача юнь тора һәм хәл түзәрлек. Әмма Россияне бу сагайтырга тиеш. Бүген югары торган бәя иртәгә түбәнгә дә оча ала. Аннан соң бер нәрсәне истә тотарга кирәк: Россия нефте дисконт белән, ягъни 25–30 процентка түбәнрәк бәядән сатыла бүген. Әйтик, Һиндстанга «кара алтын»ны арзанга сата, транспортлау һәм иминиятләштерү чыгымнарын да Мәскәү күтәрә. Сәүдә дә резерв валюталарында түгел, ә рупияләрдә алып барыла.

Көнбатышта нефть бәясен төшерүнең башка чараларын да карыйлар. Халыкара энергетика агентлыгы халыкка ягулык тотуны киметү ысулларын тәкъдим итә. Мөмкин булганда, кимендә атнага өч көн өйдән торып эшләү, каршерингны үстерү, ягъни автомобильне прокатка гына алып тору, магистральләрдә тизлек режимын чикләү, ял көннәрендә шәһәрләрдә автомобильдән файдаланмау, җәмәгать транспортына бәяләрне төшерү, велосипед һәм самокатларда йөрү, командировкалар урынына видеоэлемтәдән файдалану, очкычлар урынына поездларга утыру… Шул чараларның барысын да куллану Россия нефтенә бәйлелекне 40 процентка киметәчәк икән. Кризис шартларында россиялеләр өчен дә бик кыйммәтле киңәшләр болар.

Әлегә бишенче пакет эмбаргодан башка гына кабул ителер төсле. Венгрия аеруча каты каршы чыга аңа, Германия дә хуплап бетерми.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү